Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Халыклар бердәмлеге көнен ничек билгеләп үтәчәк?

1-10 нчы ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары башланачак. Шәһәр халкы өчен рәсемнәр һәм костюмнар күргәзмәләре, фильмнар һәм әкиятләр күрсәтүләр, концертлар, спорт һ...

1-10 нчы ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары башланачак. Шәһәр халкы өчен рәсемнәр һәм костюмнар күргәзмәләре, фильмнар һәм әкиятләр күрсәтүләр, концертлар, спорт һәм интеллектуаль турнирлар әзерләнгән.  Чаралар мәдәният йортларында, китапханәләрдә, ИТ-паркта, яшүсмерләр үзәкләрендә һәм башка мәйданчыкларда узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Аппарат киңәшмәсендә булачак вакыйгалар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова җиткерде. «Халыклар бердәмлеге көне – кешеләрне төп тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген искә төшерүче бәйрәм. Татарстан башкаласында 115 милләт вәкилләре яши, 39 милли-мәдәни берләшмә эшли. Алар барысы да ел дәвамында актив эш алып баралар», – ди сөйләде ул. 
Бәйрәм чаралары сериясе 1 нче ноябрьдә«Әкият» курчак театрында «Без бергә – без көч» концертыннан башлана. Тамашачылар алдында «Оперение» студиясе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясаячак. Шулай ук «Нагорный» мәдәният йортында да концерт узачак. «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе олимпия резервы спорт мәктәбендә «Дуслык хороводы» акциясен оештыралар, ә су полосы буенча спорт мәктәбендә «Тарих битләрен ачып» әңгәмәләр һәм «Халык бердәмлегендә – Россия көче», «Халык бердәмлеге көне: бу дата артында нәрсә тора?» дигән виртуаль диспутлар планлаштырылган.
2 нче ноябрьдә югары уку йортлары студентлары ИТ-паркта шәһәрнең интеллектуаль уеннар фестивалендә көрәшәчәк.
Чәршәмбе, 3 нче ноябрьдә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә тематик секцияләр белән эшлекле программа эшли башлаячак. Катнашучыларны түгәрәк өстәлләр, семинарлар, бүләкләү тантанасы, «Зур этнографик диктант» акциясе, шулай ук ТРда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы тәмамлануга багышланган концерт көтә.
4 нче ноябрьдә үзешчән иҗат коллективлары «Кадышево» мәдәният йортында «Халык җаны» беренче шәһәр фестивалендә чыгыш ясаячак. Шул ук көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Сказка ложь, да в ней намек» театральләштерелгән тамашасын күрсәтәчәкләр. Спорт сөючеләр өчен чара «Олимпиец» спорт комплексында узачак. Моннан тыш, шәһәр китапханәләре казанлыларны Халыклар бердәмлеге көненә багышланган күргәзмәләргә чакыра.
Чаралар сериясе тематик концертлар белән тәмамланачак: 7 нче ноябрьдә ул –«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, ә 9 нчы ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ