Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Кремлендә «ДәртФест» заманча мәдәният фестиваленә 40 000 нән артык кеше килгән

Фото: Рамил ГалиКазан Кремлендә узган «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивален 40 000 нән артык кеше тамаша кылган.«17.00 сәгатькә металл тикшергечләр аша 30 меңнән артык кеше узган иде инде. Ә с...



Казан Кремлендә «ДәртФест» заманча мәдәният фестиваленә 40 000нән артык кеше килгән

Фото: Рамил Гали


Казан Кремлендә узган «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивален 40 000 нән артык кеше тамаша кылган.
«17.00 сәгатькә металл тикшергечләр аша 30 меңнән артык кеше узган иде инде. Ә соңгы мәгълүматлар буенча 40 меңнән артык кеше килгән», – диде оештыручыларның берсе, музыкаль продюсер Ильяс Гафаров.
Бу – чагыштырмача зур сан. Әйтик, 2019 елда 40 000 ләп кеше килгән булган. Башка елларда бу сан әзрәк.
Фестивальнең музыкаль өлеше төп ике сәхнәдә иде. Гавами урыннарда төзелгән сәхнәдә Juna фолк-төркеме, Gauga рок-төркеме, Yummy Music Band төркеменең «Илһамга мәдхия» проекты кысаларында Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, Эльза Заяри, Артур Исламов һәм Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясады.
Туп сарае ишегалдында Лилиана Газизова, Илшат Сафин, Марат Яруллин һәм башкалар чыгыш ясады.
Традицион милли товарлар ярминкәсе, китаплар ярминкәсе оештырылган иде. Балалар мәйданчыгы эшләде.
Фестивальнең бер яңалыгы – мода күрсәтү оештырылды.
Фестивальнең үзенчәлеге – төп оештыручы моңарчы Татарстан Мәдәният министрлыгы булса, хәзер Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылды.







Фоторепортаж: Рамил Гали


















tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ