Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләре һәм югары уку йортлары программасына Гаилә белеме дәресе кертеләчәк

«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе» башлыгы Елена Студеникина бүген Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан даими рәвештә Гаилә белеме дәресләре узачагы турында сөйләде.

«Идарә тарафыннан мәктәп һәм югары уку йортларының белем бирү циклына даими нигездә гаилә белеме дәресләрен кертүдә ярдәм күрсәтү үткәрелде һәм үткәреләчәк. Хәзерге вакытта Идарә хезмәткәрләре мондый дәресләр үткәрә инде», - дип билгеләп үтте Студеникина.
Программа кысаларында мәктәп укучылары һәм студентлар ЗАГС идарәсе бүлекләренә, шул исәптән «Казан» гаилә үзәгенә дә йөри алачак, дип өстәде ул. Хәзер Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән эш җайга салынган, - дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты.


Мөршидә Кыямова

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ