Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләрен һәм көллиятләрен тәмамлаучыларга һөнәр сайларга ярдәм итәчәкләр

ТР Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, 12-14 октябрьдә Казанда "Мәгариф. Карьера" дигән ел саен оештырыла  торган күргәзмә үтәчәк. Анда мәктәпләр, көллиятләр тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары Росси...

ТР Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, 12-14 октябрьдә Казанда "Мәгариф. Карьера" дигән ел саен оештырыла  торган күргәзмә үтәчәк. Анда мәктәпләр, көллиятләр тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары Россиянең һәм башка илләрнең 30 дан артык әйдәп баручы югары уку йортларының белем бирү программалары турында белә алачак.
Уку йортлары һәм мәгариф технологияләре күргәзмәсендә балаларга булачак белгечлекне сайларга ярдәм итәчәкләр, алар  БДИга әзерлек курслары һәм башка мәсьәләләр буенча киңәшләшәчәкләр.
Чара Оренбург тракты, 5/4 адресы буенча уза. Күргәзмә рәсми рәвештә 12 октябрьдә сәгать 11.00 дә ачылачак. Чыгарылыш сыйныф  укучылары өчен ул ике көн, 12 һәм 13 октябрь көннәрендә 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр барачак. Ата-аналар көне -14 октябрьдә 15:00 сәгатькә кадәр.
Күргәзмә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан мәгариф идарәсе ярдәмендә уздырыла. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ