Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Мэриясе «Әминә» проектының презентациясенә чакыра

«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» номинациясендә җиңү яулаган «Әминә» проекты нәни тамашачыларын җыя.

19 сентярбь 17.00 сәгатьтә Казанның «Елмай» балалар паркында Казан Мэриясенең «Әминә» проектын тәкъдим итү чарасы узачак.

Нәни кунакларны «Әминә» белән танышу, ачык һавада анимацияле роликларны карау, җыр-бию, бәйгеләр һәм бүләкләр көтә. Чарага керү ирекле.

*Казан Мэриясенең «Әминә» проекты кысаларында барлыгы 32 җырлы ролик чыгару планлаштырыла, шуларның 27 се Татарстан Рәисе каршындагы туган телләр комиссиясе ярдәме белән эшләнә. Анимацияле роликлар «Татармультфильм» командасы тарафыннан әзерләнә. Балалар өчен татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырларны профессиональ шагыйрь һәм композитор  Резеда Гобәева белән Миләүшә Хәйруллина иҗат итә. Роликларның төп героинясын — Әминә исемле кызны — «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләнүче Мәликә Бариева тавышландыра.

Проектның беренче чыгарылышларын әлеге сылтамага кереп карарга мөмкин – https://vk.com/video/playlist/-17311245_45865798. 19 сентябрь көнне узачак чарада тамашачылар «Әминә»нең өр-яңа серияләрен дә күрә алачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ