Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мөселман киносы фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Фестивальнең конкурс программасында 51 фильм катнашты.

Кичә Камал театрында «Алтын мөнбәр» Казан халыкара мөселман кинофестивале лауреатлары игълан ителде. 

Фестивальнең ябылу тантанасы гадәттәгечә дәрәҗәле кунакларның кызыл келәмнән узулары белән башланып китте. 

Фестивальнең конкурс программасында 51 фильм катнашты. Аларны Россия, Сүрия, Мисыр, Гыйрак, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Оман, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан киноиндустриясе вәкилләре бәяләде. «Алтын мөнбәр» жюри командасында төрек режиссеры Метин Гюнай рәислек итте. Тагын 90 картина төп конкурска параллель рәвештә кино көннәре, «Бөтен гаилә белән — кинога», «Ислам йөзләрдә», «Татарстан кинематографының 100 еллыгы» һәм башка программалар кысаларында тәкъдим ителде. Быел конкурс программасы фильмнарын карау түләүле булды. 

– Кино сәнгате ул – бик тормышчан, ул бик нечкә һәм шул ук вакытта ул бик югары сәнгать. Бу шөгельнең хуҗалары – дөнья сәнгате белән идарә итүчеләр. Һәрбарчагызга бу сәнгать төренә ихтирам белән яшәвегез һәм үзегезнең тормыш рәвеше буларак кабул иткәнегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Караучы, тыңлаучы, аңлаучы булмаса, аның дәрәҗәсе ул кадәр югары булмас иде, – дип ачып җибәрде ул бәйрәмне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламнәрен җиткерде.

Татарстан Рәисеннән «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус призы һәм 500 мең сумга режиссер Рәүф Кубаевның «Телсез күке» фильмы лаек булды.

– Кинофестиваль ул – уникаль мәйданчык, бу зур тормыш процессында катнашучыларның һөнәри үсеш мәктәбе. Бу – үзеңне хезмәттәшләрең белән чагыштырып карау мөмкинлеге. Фестиваль халыкара гуманитар элемтәне ныклап урнаштыруга зур өлеш кертә, – дип котлады җиңүчене ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы буларак Гран-прины режиссер Алексей Романовның «Легенда вечных снегов» фильмы алды.

Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде:

Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы режиссеры – Салават Юзеев;
Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы актеры – Улмас Ораев, «Эволюция» фильмы;
Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы актрисасы – Сепиде Арман, «Газель» фильмы;
Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы – «Честь» фильмы, режиссеры Рафаэль Мукаев;
Иң яхшы документаль фильм – «20 лет спустя» фильмы, режиссеры Муса Туре;
Иң яхшы анимацион фильм – «Бумажные цветы» фильмы, режиссеры Рамак Әмин Каземи;
Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы оператор эше – «Бауырына Салу» фильмы;
Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы сценарий – «Гашыйклар тавы» фильмы;
Милли конкурста иң яхшы фильм – «Монисто» фильмы, режиссеры Гөлназ Галимуллина;
Милли конкурсның аерым номинацияләрендә шулай ук Сергей Киатровның «Әминә», Алексей Барыкинның «Руки маэстро», Булат Сабитовның «Я приду» фильмнары бүләкләнде.

«Жюриның махсус билгеләп үтүе» махсус призы – режиссер Хаобам Пабан Кумарның «Сын Иосифа» фильмы;
NetPAC жюрисы махсус призы – режиссер Фикрәт Рәйханның «Стеклянный занавес» фильмы;
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» махсус призы: режиссер Руслан Акунның «Рай под ногами матерей» фильмы, режиссер Абделила Эль Джаухариның «Раб» фильмы;
«Рухи кыйммәтләрне саклауга керткән өлеше өчен» махсус призы – «Татаркино» директоры урынбасары Лилия Борһанова, продюсер Светлана Бохараева.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ