Казан мэриясе «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясен ача
«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе 4–8 яшьлек кечкенә балалар өчен кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча яңа мәктәп-студиядә 15 әр баладан торган 2 төркем шөгыльләнәчәк.Биредә атнасына өч тапкыр вока...
«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе 4–8 яшьлек кечкенә балалар өчен кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча яңа мәктәп-студиядә 15 әр баладан торган 2 төркем шөгыльләнәчәк.
Биредә атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актерлык осталыгы, хореография дәресләре бушлай укыталачак. Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр артистлары балалар белән татар телендә шөгыльләнәчәк. «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы – театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина. Проект Казан мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Сайлап алу туры 3 сентябрьдә 12.00–15.00 3 сентябрь көнне Шәрык клубында узачак.
Катнашучыларның яшь чикләве: 4–8 яшь. Төп шарт: студиядә шөгыльләнергә теләүче баланың татар телендә аралашуы.
Гаризалар (баланың фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры) teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча 2 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Сораулар буенча 89270322285 номерына (whatsappка язарга) Фәйзрахманова Алия Госман кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар