Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан «Наше время — Безнең заман» фестивале суперфиналы катнашучыларын җыячак

17–18 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында (Универсиада авылы урамы, 35) «Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең суперфиналы...

17–18 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында (Универсиада авылы урамы, 35) «Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең суперфиналы узачак. Чараның ачылу тантанасы 17 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә була.

Фестивальнең суперфиналында катнашучылар өч зона этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Беренче зона этабы – Яр Чаллыда 6–7 октябрьдә, икенчесе Әлмәттә 13 һәм 14 октябрьдә узды. Соңгы, өченче зона этабы Казанда 20 һәм 21 октябрьдә гөрләде.

Суперфиналда эшләүче яшьләрнең 1400  дән артык вәкиле катнашыр дип көтелә. Алар гадәттәгечә «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә көч сынашачак. Моннан тыш, фестивальнең Гран-прие өчен көрәшүче 19 команда «Визитка-презентация» – «Безнең предприятие – илем горурлыгы!» номинациясендә чыгышларын тәкъдим итәчәк. Суперфиналда катнашучы командалар арасында: «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, СИБУР «Казаньоргсинтез», «КАМАЗ», СИБУР «Нижнекамскнефтехим» һәм башкалар.

Фестивальнең үзгәрешсез өлеше булып белем бирү программасы тора. Ул үз эченә жюри әгъзаларыннан – федераль һәм республика дәрәҗәсендәге әйдәп баручы сәнгать осталарыннан мастер-классларны ала. Казандагы суперфинал кысаларында вокал буенча мастер-классны ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җырлавы кафедрасы мөдире, «Беренче канал» проектларының вокаль режиссеры Марина Полтева (Мәскәү) тәкъдим итәчәк.

Суперфинал нәтиҗәләре буенча иң-иңнәре 20 ноябрьдә Казанның «Пирамида»сында узачак гала-концертта очрашачак. Нәкъ шул көнне фестивальнең төп бүләкләрен – Гран-при һәм «Безнең заман герое» махсус бүләген яулаучы командалар билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, быелгы фестивальнең бүләк фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм ТР Рәисенең күчмә кубогын алачак, ә «Безнең заман герое» махсус бүләге иясенә 350 мең сум бирелә. Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк.

2013 елда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан оештырылган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

Фестивальнең матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ