Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Нәүрүз бәйрәмен каршылый

Бәйрәм кунаклары халык уеннарында катнаша.

23 мартта Казан халкы  Г.Камал исемендәге театр янында Нәүрүз бәйрәмен каршылый. Бәйрәм кунаклары халык уеннарында катнаша, төрле халыкларның милли ашларыннан авыз итә алачак.

Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни оешмалары милли бәйрәмне җитди әзерлек белән каршы ала. Биредә азәрбайҗанлылар, әфганлылар, башкортлар, дагстанлылар, иранлылар, казахлар һәм башкалар милләт вәкилләре үзләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырачак.

Моннан тыш, Нәүрүз бәйрәмен яратучыларга интерактив мәйданчыклар да тәкъдим ителәчәк. Зур сәхнәдә республика халыклары ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре һәм чакырылган артистлар катнашында концерт беркемне дә битараф калдырмас. Әллә каян хуш исле тәме белән ымсындырып торган пылау буламы,  дигән сорау күпләрне кызыксындырыр.

Бәйрәмнең төп ризыкларының берсе булган, төрле төрки халыклар рецептлары буенча әзерләнгән пылаудан һәркем авыз итә алачак.  

Традиция буенча  быел кабат «Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә иң гүзәл, иң уңган кызны сайлаячаклар. Чара сәгать 12:00 дә башлана.

 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ