Казан шәһәренең 141 нче гимназия укучылары бәйрәм белән котлый (ВИДЕО)
Иртәгә - Бөтендөнья Укытучылар көне. Бәйрәм уңаеннан, «Мәгариф» журналы редакциясе «Бәйрәмегез белән, Укытучылар» флешмобын башлап җибәргән иде. Бүген флешмобны Казан шәһәренең 141 н...
Иртәгә - Бөтендөнья Укытучылар көне. Бәйрәм уңаеннан, «Мәгариф» журналы редакциясе «Бәйрәмегез белән, Укытучылар» флешмобын башлап җибәргән иде. Бүген флешмобны Казан шәһәренең 141 нче гимназиясендә белем алучы 8 нче сыйныф укучылары дәвам итә. Алар үзләренең яраткан укытучыларына багышлап видеокотлау әзерләгән. Кайсыларыгыз безнең флешмобка әле кушылмады, соң түгел. Котлауларны иртәгегә хәтле кабул итәбез.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Тинчурин театрында экскурсияләр уздырыла башлады
26 сентябрь көнне, Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гимназия укучыларына «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дип аталган экскурсия узды. Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатын...

26 сентябрь көнне, Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гимназия укучыларына «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дип аталган экскурсия узды. Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатына басым ясалды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Укучылар шулай ук Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова белән очрашты. Алар артистканың юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмә белән дә таныштылар. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар театр цехларында, шулай ук артистларның грим бүлмәләрендә дә булды. Экскурсиягә килүчеләр бик канәгать калдылар, истәлекле фотоларга төштеләр, эчтәлекле һәм кызыклы экскурсия өчен чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Гөлсем Болгарская, Рокыя Кушловская, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Вера Минкина, Әсхәт Мәҗитов, Фердинанд Фарсин, Люция Фарсина, Наил Шәйхетдинов, Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар