Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан татар эшмәкәрләрен җыя

Тиздән Казан Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге эре татар эшмәкәрләрен кабул итәчәк. 27–28 ноябрь көннәрендә узачак «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVI форумы Россиянең 40 тан артык төбәген...

Тиздән Казан Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге эре татар эшмәкәрләрен кабул итәчәк. 27–28 ноябрь көннәрендә узачак «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVI форумы Россиянең 40 тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350 гә якын эре татар эшмәкәрләрен бер мәйданга җыячак. Эшмәкәрләр форумы 2000 елдан бирле уздырыла.

27 ноябрьдә форумда  катнашучылар авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр, химия сәнәгате һ.б. юнәлешләр буенча предприятиеләр эшчәнлеге белән танышырга барачак. Форум делегатлары авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, күчемсез милек һәм торак-коммуналь хезмәт тармаклары буенча фикер алышачаклар. Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак. Шул ук көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында форумның ачылыш тантанасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узачак.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров форум хакында: «Бу  форум эре һәм урта бизнес вәкилләренең  Казанга тарту көчен арттыру, аларның төбәкләрдә һәм чит илләрдә татар милли мәдәни тормышындагы рольләрен ассызыклау максатыннан оештырыла. Без аларны эшмәкәр буларак кына чакырмыйбыз, һәрберсе еллар дәвамында үз төбәгенең милли- мәдәни тормышында актив катнашуын, иганәчелек белән шөгыльләнүен күрсәтте. Безнең төп мәсьәлә – төбәкләрдән, чит илләрдән килгән эшмәкәрләрне Татарстанның сәүдә икътисади, сәнәгать өлкәсендә булган эшчәнлеге белән таныштыру. Киләсе елга Фәнни технологияләр үсеше елы дип игълан итүне исәптә тотып, химия тармагындагы юнәлешләрне аерым ассызыклыйсыбыз килә», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда сәнәгать туризмы мәсьәләсенә игътибар бирелә. Ул бүген актуаль. 27 ноябрь көнне форумда катнашучы һәрбер эшмәкәрне элемтәгә чыгарыр өчен контактлар биржасы булдырылачак. «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының төп кыйбласы – бер-береңә ярдәм итү. Эшмәкәрләрнең татар тормышында, милли- мәдәни чараларда катнашучы, иганәче, оештыручы, татар милли оешмаларын җитәкли алучы, саллы эшчәнлекне алып баручы вәкил буларак  күрсәтү дә әһәмиятле мәсьәлә булып тора.

28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы кысаларында пленар утырыш планлаштырылган.
"23 ел дәвамында узучы форум турында шундый нәтиҗә ясарга була: биредә җыен эшмәкәрләр арасында элемтәләр урнаштыру мөмкинлеген тудырды. Бүген төбәкләрдә милли-мәдәни гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә, мәгариф системасында иганәчеләр үзләренең зур өлешен кертә. Аларга моны беркем кушмый. Бу мәрхәмәтлелек әти-әниләр тәрбиясеннән килә. Төбәкләрдә нинди генә дини, мәдәни, милли чаралар үтмәсен, аның артында иганәчеләр булып төбәкләрдә яшәүче татар эшмәкәрләре тора", – дип сөйләде Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма   директоры Фәрит Уразаев.

Таңсылу Габидуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ