Казан укучылары «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» бөтенроссия чемпионаты финалында призлы урыннар яуладылар
Казанның «СОлНЦе» интеллектуаль клубы командасы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» бөтенроссия чемпионаты финалында призлы урыннар яулады. Интеллектуаль уен Мәскәүдә 1 майдан 2 майга кадәр узды.Чемпионатта бөтен...
Казанның «СОлНЦе» интеллектуаль клубы командасы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» бөтенроссия чемпионаты финалында призлы урыннар яулады. Интеллектуаль уен Мәскәүдә 1 майдан 2 майга кадәр узды.
Чемпионатта бөтен илдән 72 иң көчле команда катнашты. Казанны «СОлНЦе» мәктәбе командалары тәкъдим итте: өлкәннәр категориясендә «Солнечный удар» командасы чыгыш ясады, ә кечкенәләрнекендә – «Солнце в конце тоннеля». Балаларга 84 сорауга җавап бирергә туры килгән – барлыгы 12 раундтан торган 7 тур узылган.
Шулай ук укучылар «Брейн-ринг» уенында да катнашканнар. Өлкән командалар арасында интеллектуаль ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан егетләре берьюлы ике дисциплинада – «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һәм «Брейн-ринг»та көмеш медаль алган, ә кечкенәләр категориясендә алтын медальгә ия булганнар.
Казан командаларының тренеры Илдар Әһлиуллин сүзләренә караганда, Мәскәүгә чемпионат финалына бару Казан егетләре өчен көтеп алынган вакыйга булган. Укучылар күп шөгыльләнгән – соңгы айларда атнага дүрт тапкыр әзерлек дәресләре узганнар, һәр тренировка 3,5 әр сәгать барган, –дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.

Илдар Әһлиуллин фотосы
Комментарийлар