Казан җырлый. Фестивальдә катнашырга ашык
4 июльдә Казанның «Елмай» паркы сәхнәсендә ел саен үткәрелә торган «Иҗат муллыгы – Казан җырлый» («Изобилие творчества – Казань поет») музыка фестивале узачак.
4 июльдә Казанның «Елмай» паркы сәхнәсендә ел саен үткәрелә торган «Иҗат муллыгы – Казан җырлый» («Изобилие творчества – Казань поет») музыка фестивале узачак. Бу чараны «ДАНСТАР» ҖЧҖ оештыра һәм ул талантлы музыкантлар, төркемнәр һәм ансамбльләр, шулай ук Татарстаннан махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Фестиваль бу гаиләләргә профессиональ сәхнәдә киң аудитория алдында чыгыш ясау өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк.
Фестиваль кысаларында «ГТО Татарстана» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ярдәмендә «Йолдыз белән эстафета» узачак, анда Казан артистлары һәм медиашәхесләр катнашачак. Фестивальдә катнашучылар Татарстан һәм Россиядән танылган музыкантлар һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган экспертлар советы тарафыннан сайлап алыначак, алар арасында ТР халык артистлары Айдар Сөләйманов, Ришат Төхвәтуллин һәм Фәнис Җиһанша да бар.
Фестивальдә катнашу өчен 15 яшьтән 60 яшькә кадәр көйләр иҗат итүчеләр чакырыла. Музыкаль әсәрләр дөньяның теләсә кайсы телендә башкарылырга мөмкин. Гаризалар фестиваль сайтында 19 июньгә кадәр кабул ителә.
Фестиваль «Иҗат муллыгы» Казан Башкарма комитеты, Россия һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палаталары, Татарстан халыклары дуслыгы йорты, «ГТО Татарстана» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы һәм «Рубин» футбол клубы ярдәмендә узачак.
Фото фестивальнең матбугат хезмәте архивыннан





Комментарийлар