Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан югары уку йортларында укуга бәяләр арткан

Татарстан башкаласында белем алуны сайлаган бөтен илдән килгән абитуриентлар БДИны югары баллга бирергә тырышырга тиеш. Узган ел пандемия аркасында Президент Владимир Путин вузларга бәяләрне арттырмас...

Татарстан башкаласында белем алуны сайлаган бөтен илдән килгән абитуриентлар БДИны югары баллга бирергә тырышырга тиеш. Узган ел пандемия аркасында Президент Владимир Путин вузларга бәяләрне арттырмаска кушкан, быел андый үтенеч булмагач, барлык университетлар да диярлек  бәяләрне күтәргәннәр.
Казан федераль университеты, узган елгы тарифларга 10-20 мең сум өстәп, барлык белгечлекләргә дә бәяләрне күтәргән. Хәзер КФУда иң арзанлысы - Россия төбәкләре белгечләре, тарихчылар, антропологлар, социологлар һәм философлар (быел - елына 132 мең сум тирәсе).
Булачак менеджерларга, дәүләт идарәчеләренә, мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгечләргә бер ел эчендә 165 меңгә якын, журналистларга һәм психологларга 147 мең сум акча бирергә туры киләчәк. КФУда бәя буенча Лидер – «дизайн» өлкәсе (елына 260 меңнән артык).
Казан медицина академиясендә дә бәяләр күтәрелгән, әмма анда укуга тарифлар бер ел эчендә 200 меңнән артмаган. Казан архитектура - төзелеш университетында һәм Казан милли тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) бәяләр үзгәрмәгән.
«Кичке Казан»  мәгълүматлары буенча, бүген Казан милли тикшеренү техник университетында "транспорт радио җиһазларын техник эксплуатацияләү" белгечлеге буенча уку иң кыйммәте санала. Анда укырга керер өчен бер елга 300 мең сум түләргә кирәк.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ