Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан зоопаркы җәнлекләр «үрчетә»

Мәгълүм булганча, Кабан күле буенда урнашкан Казан зооботаника бакчасы моннан 93 ел элек – 1931 елда Казан университетының ботаника һәм зоология бакчалары коллекцияләре нигезендә оеша.

Ә инде 1997 елдан бирле ул Европаның аквариумнар һәм зоопарклар ассоциациясенә керә.

Моннан берничә ел элек тамырдан яңартылганнан соң, зоопаркыбызның бер өлеше, сафари стилендә булып, “Замбези елгасы” атамасында йөртелә башлады. 

Бүгенге көндә Казан зоопаркында 126 төр имезүче хайван, кошлар, сөйрәлүче, амфибия һәм умырткасыз хайван тупланган. Аның территориясендә шулай ук 10 006 төрле үсемлек үсә. Ул елдан-ел дөньяның төрле кыйтгаларында тереклек иткән үзенчәлекле үсемлек һәм хайваннар белән тулылана тора. Әйтик, узган елда гына Казан зооботаника бакчасында 180 нән артык яңа җәнлек һәм кош пәйда булды. Аларның 27 се башка шәһәрләрдәге зоопарклардан кайтартылды, 155 зоопаркның үзендә туды.

Яңа туган хайваннар арасында 52 сарык бәрәне, 31 камерун, валлий, бур кәҗәсе, биш Брюс даманы, дүрт сурикат, өч  кикрикле дикобраз, икешәр катта лемуры һәм зәйтүн төсендәге агути, шулай ук Бразза мартышкасы һәм нил личисы бар.

Болардан тыш, Казан зооботаника бакчасында узган ел  утыз дулкынсыман попугай, ун мисыр тавыгы, алты фазан һәм ак башлы сип бар.

Башка шәһәрләрдән исә Татарстан башкаласына ун төрле җәнлек кайтартылды. Хәзер инде Казан зоопаркына килсәгез, судан шипокойрыгын, утсыман сцинок, колонист агама, яфраксыман геккон, свайно һәм эллиота фазаннарын, шулай ук варан белән Азия филен дә үз күзләрегез белән якыннан күрә алачаксыз.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ