Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Бала -Сити»ның яңа мәктәбе ачылды

Бүген Казанда «Бала-Сити» Кембридж халыкара мәктәбенең  яңа кампусы ачылды. Белем көне әнә шундый куанычлы мизгелләрдән башланып китте. Быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтүче «Бала-Сити» балалары...

Бүген Казанда «Бала-Сити» Кембридж халыкара мәктәбенең  яңа кампусы ачылды. Белем көне әнә шундый куанычлы мизгелләрдән башланып китте. Быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтүче «Бала-Сити» балалары өчен бу икеләтә шатлык иде. Тантанада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать  Сәфәров, «Бала-Сити»  генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова катнашты һәм укучыларны Белем көне белән тәбрик иттеләр, балаларга уңышлар теләделәр. 

Вахитов районының үзәгендәге Межлаук урамында урнашкан әлеге  кампус  танылган Россия архитекторы Сергей Наседкин проекты буенча эшләнгән. Анда балаларның укуы һәм үсеше өчен заманча белем бирү мохите булдырылган.  Мондагы «Бала-Сити»да  татар, рус, инглиз, кытай, испан телләре өйрәтелә һәм предметлар да  чит телдә укытыла. Яңа мәктәптә 1 ­–11 нче сыйныфка кадәрге 440 бала укыячак, әлегә укыту тугызынчы сыйныфка кадәр алып барыла. Уку йорты  моның өчен кирәк булган лицензия алган һәм  аккредитация узган, белем бирү РФның бердәм дәүләт стандартлары (ФГОС)  һәм халыкара (Cambridge Programme) программаларына нигезләнеп алып барылачак.  

«Межлаук»тагы яңа  кампус  20 укучыга исәпләнгән азкомплектлы уку классларыннан тора, анда шулай ук өйрәнү лабораторияләре, IT-кабинет,  үз үсеше һәм иҗат өчен махсус җиһазландырылган зоналар,  кабинетлар, спорт залы, кулинария классы, кафе-ашханә, балаларның ял итү урыннары булдырылган.

Шунысын да әйтик: Казанда «Бала-Сити»ның беренче кампусы 2016 елда  ачылган иде. Биредә укучылар,  программада каралган предметларны  өйрәнү белән беррәттән,  фәнни-техник эшчәнлек,  робототехника белән шөгыльләнәләр, программалаштыру һәм табигать фәннәрен өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Һәр елны «Робосабантуй» дип аталган математикадан ачык фәнни фестивальләр  һәм робототехника буенча турнирлар уза, анда Россиянең төрле мәктәпләреннән килгән балалар катнаша. «Бала-Сити» мәктәбе  укучылары республика һәм халыкара олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә күп тапкырлар җиңүче һәм призёр калдылар.

 «Бала-Сити»да балаларны бакча яшеннән үк чит телләрне  өйрәтеп калмыйлар, бәлки туган тел һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тә тәрбиялиләр. Шул максаттан педагоглар  укучыларны танылган татар  язучылары һәм мәдәният әһелләре белән очрашуларын оештыралар.

Балаларга белем, тәрбия бирүгә  Россия һәм чит илләрдән килгән, аерым алганда Бөекбритания, АКШ, Канада, Көньяк Африка республикасыннан килгән тәҗрибәле, югары  квалификациягә ия укытучыларны җәлеп итә. Мәктәп бер үк вакытта КФУның база кафедрасы булып санала, шуңа да биредә «Новый учитель для Татарстана» проект кысаларында университет студентлары ел әйләнәсенә  һөнәри тәҗрибә дәресләре алып бара.

– Баланың нәрсә белән кызыксынуын, ихтыяҗына  карап,  аның эчке  мөмкинлекләрен ачу өчен без бөтен шартлар да тудырабыз. Аларда традицияләргә, үз мәдәниятенә карата  мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз һәм шул ук вакытта киңкырлы фикерләргә өйрәтәбез. Шуңа да  бездә тәрбия һәм белем алучы балалар төрле телләр, мәдәниятләрнең төрлелеген кабул итәргә сәләтлеләр. «Бала-Сити» академик белем бирүгә һәм универсаль күнекмәләр  формалаштыруга өстенлек бирә. Бу бик мөһим, чөнки алар тиз үзгәүрүчән дөньяда яшәячәкләр һәм эшләячәкләр, – дип, фикерләре белән уртаклашты «Бала-Сити»га нигез салучы Альбина Насыйрова.

Альберт Сабир фоторепортажы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ