Казанда «Белем бозваткычы» проектының ярымфиналы узачак
11 июньдә Казанда «Росатом»ның «Белем бозваткычы» («Ледокол знаний») арктика экспедициясе проектының ярымфиналы узачак. Чара «Сәләт йорты» яшьләр үзәгендә үткәреләчәк.
Быел проектның беренче онлайн этабында Россиянең 89 төбәгеннән 14–16 яшьлек 73 меңнән артык мәктәп укучысы һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты. Казандагы ярымфинал илнең сигез федераль округында бер үк вакытта үтәчәк сайлап алу этапларының берсе булачак.
Катнашучылар фәнни һәм технологик казанышларга багышланган чыгыш әзерләячәк һәм интеллектуаль блицта көч сынашачак. Алар «Эзләнүче», «Булдыручы» һәм «Оста» треклары буенча ярышачак.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча иң көчле катнашучылар Мәскәүдә узачак финалга юллама алачак. Финалистлар арасында Төньяк полюска арктика экспедициясендә катнашучылар да билгеләнәчәк.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар