Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Безнең ишегалды» программасы 76 процентка үтәлгән

        Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 169 йортның ишегалды территорияләре төзекләндерелгән, тагын 224 ендә эш дәвам итә. Калган 80 объектта инженерлык ком...

        Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 169 йортның ишегалды территорияләре төзекләндерелгән, тагын 224 ендә эш дәвам итә. Калган 80 объектта инженерлык коммуникацияләрен алыштырырга әзерләнәләр. Программаның гомуми үтәлеше 76 % тәшкил итә, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
        Быел программага барлыгы 473 күп фатирлы йорт кертелгән, асфальт-бетон япмасын ремонтлауның гомуми мәйданы 530 мең кв.м дан артып китә. Өч ел эчендә гомуми мәйданы 2 млн кв.м артык булган 1356 йортның йорт яны территорияләре төзекләндерелгән. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
«Эшләрне гамәлгә ашырганда парковка урыннары, яшел зоналар, балалар мәйданчыклары, юллар һәм тротуарлар киңлеге буенча нормативлар балансын саклау игътибар үзәгендә тора. Инженерлык коммуникацияләренең урнашуы исәпкә алына», – дип ассызыклады Игорь Куляжев.

        Исегезгә төшерәбез: эшләр комплексына юллар һәм тротуарларны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктырту системасын монтажлау, комлы өслектә балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү һәм башкалар керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ