Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яшь геройларны бүләкләделәр

Казанда «Безнең заман геройлары» республика премиясе һәм «Кечкенә геройлар форумы» лауреатларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында республиканың 61 кешесе һәм 13 оешмасы катнашты.

ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә,  республикабызда геройлар саны ел саен арта баруы һәм заман геройларының, үз гамәлләре белән безне тормышны һәм тирә-юньдә булган һәр нәрсәне кадерләргә мәҗбүр итүчеләрнең шундый бай палитрасы булуы бик сөендерә.

«Без бүген үз зонасы өчен гуманитар ярдәм җыючы өлкән остазларыбызны, бөтен торак пунктларны урман янгыннарыннан коткаручы яшь геройларны, гуманитар миссияләрдә актив катнашучы студентларны, көн саен гомерләрен саклап калучы яшь сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен хөрмәтлибез», – диде ул бүләкләү тантанасында.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәмгә 13,5 мең сум акча җыеп җибәргән унбиш яшьлек Егор Белов – бүләкләнүчеләрнең берсе. Чарада  Россия Герое Рәсим Баксиков та олы бүләккә лаек булды.

«Сез үзегезне геройлар, яхшы кешеләр итеп дәлилләдегез. Сезгә сәламәтлек теләп, алга таба да игелекле гамәлләр кылып яшәүләрегезне телим. Яшь булуыгызга карамастан, әһәмиятле эшләр башкарасыз, – диде ул, геройлар белән горурланып.

Яшь казанлы Виктор Стрижко балык тотканда, ул кемдер боз астына төшеп, ярдәмгә ташланганын һәм судан хатын-кызны алып чыгып, аңа беренче медицина ярдәме күрсәткәнен күрә. Ул шулай ук – бүләкләнүчеләр исемлегендә.

Шулай ук тантанада «Россиянең иң яхшы этләре» конкурсында җиңүче булган акча купюраларын танырга сәләтле  Джесси исемле этне дә бүләкләп хөрмәтләделәр. Узган ел сизгер Джесси декларацияләнмәгән акчаларны төрле валютада 55 млн сумнан артык эквивалентта күчерүнең 61 фактын ачыкларга ярдәм иткән.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ