Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда « Игелек ренессансы»

28 майда Казандагы ASG Кабул итү йортында « Игелек ренессансы» дип аталган хәйрия кичәсе узачак. Әлеге чара алдыннан Александрoв утарының тарихи бинасында журналистлар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм проект партнерлары өчен медиа-ланч узды.

Проектны «Трамплин» хәйрия фонды ASG Кабул итү йорты һәм «Добрая Казань» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашыра.

Чара гадәти матбугат конференциясе генә түгел, ә хәзерге җәмгыятьтә хәйриячелекнең роле, кешелеклелек, толерантлык турында фикер алышу мәйданына әверелде.

Очрашу барышында кунакларга «Яхшылык ренессансы» кичәсенең концепциясе тәкъдим ителде.

Бер кичкә ASG Кабул итү йорты Европа салоннары рухындагы зәвыклы мәйданга әйләнәчәк. Программада шәм яктысында классик музыка, тарихи заллар буенча иммерсив экскурсияләр, The Madinna казан fashion-бренды коллекциясен тәкъдим итү һәм иң мөһиме балаларның иҗат җимешләренннән хәйрия аукционы көтелә. Биредә «Трамплин» фонды карамагындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм Татарстан интернатларында тәрбияләнүчеләр ясаган тугыз картина сатылачак. Һәр рәсем авторының шәхси тарихы белән тулыландырыла.

Очрашу вакытында эре һәм кече эшмәкәрләрнең, җәмәгать амбассадорларының хәйриячелектәге роленә дә аерым игътибар бирелде. Кунакларга театр һәм кино актеры Антон Кукушкинның махсус видео мөрәҗәгате тәкъдим ителде. Ул проектны хуплап, «Трамплин» фонды амбассадоры буларак чыгыш ясады.

ASG Кабул итү йорты директоры Айгөл Хәмитова мондый проектларда катнашуның меценатлык традицияләрен дәвам итү булуын билгеләп үтте.

«Трамплин» фондына нигез салучы Эльвира Гәлламова фондның барлыкка килү тарихы һәм аның миссиясе турында сөйләде. «Максатыбыз - мөмкинлекләре чикле балалар үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы өлеше итеп тоярлык, талантларын ача алырлык һәм үз фикерләрен иркен белдерерлек мохит булдыру», - дип сөйләде ул.

Очрашу вакытында кунакларга нейрографика ярдәмендә «җанландырылган» балалар рәсемнәре дә тәкъдим ителде. Әлеге эшләр киләчәк хәйрия аукционы өчен әзерләнгән.

«Игелек ренессансы» кичәсе 28 майда 18:00 сәгатьтә ASG Кабул итү йортында узачак. Оештыручылар балалар язмышына битараф булмаган һәркемне матур кичәгә көтеп кала.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ