Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Калфаклы сандугач» фестиваль-бәйгесе узачак

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан, Чувашия, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән яшь җырчылар Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач – 2023» татар җыры...



Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан, Чувашия, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән яшь җырчылар Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач – 2023» татар җыры һәм музыка уен коралларының XII төбәкара ачык фестиваль-бәйгесендә катнашачак.
Әлеге фестиваль-бәйге Казанда 2004 елдан бирле үткәрелә. Быел ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Укытучы һәм остаз елына багышлана.
Фестивальдә балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре һәм Татарстан һәм Россия төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнаша. Конкурс балаларны фестиваль хәрәкәтенә, Сара Садыйкованың иҗади мирасына, татар милли музыкасы традицияләренә җәлеп итү максаты белән үткәрелә.

Фәния Лотфуллина




 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ