Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, 16 нчы сентябрь көнне “Казан” агросәнәгать паркы базасында (Казан шәһәре, Аграрный ур., 2 йорт) «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе у...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, 16 нчы сентябрь көнне “Казан” агросәнәгать паркы базасында (Казан шәһәре, Аграрный ур., 2 йорт) «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узачак. Биредә Һәр муниципаль район көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә үз мәйданчыгын күрсәтәчәк.
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән  камыр ризыклары, бөртекле культуралар, агачтан эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металлдан ясалган эшләнмәләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продукциясе, тегү эшләнмәләре, йомырка һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Әлеге чара ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан” агросәнәгать паркы” АҖ һәм “ТР урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренең директорлар советы” коммерциягә карамаган партнерлыгы ярдәмендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ