Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – Риза Фәхреддин конференциясе

Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддиннең тууына бу көннәрдә 165 ел тулды. Бу исем XIX – XX гасыр башы татар мәгърифәтчелегенең символы булып тора.

Татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихына Р.Фәхреддин галим-энциклопедист, дини схоластикага каршы торучы, фән, тарих, әдәбият һәм сәнгатьнең гүзәл үрнәкләрен пропагандалаучы булып кереп калган. Галимнең күпкырлы таланты һәм фәнни кызыксынулары хөрмәткә, соклануга лаек. Ул тарих, фәлсәфә, педагогика, юриспруденция, тел белеме, әдәбият, сәнгать, халык иҗаты, география, этнография, археология, медицина, астрономия белән тирәннән кызыксына, өйрәнә. Аның бу өлкәләрдәге фәнни хезмәтләре бүген дә кыйммәтләрен югалтмаган.

Шул уңайдан Казандагы «Күнекмәләр академиясе» («Академия навыков») дип исемләнгән шәхси мәктәптә «Ризаэддин Фәхреддин һәм заман!» дип исемләнгән I халыкара фәнни-гамәли конференция-конкурс булып узды. Әлеге чараны гамәлгә куючылар – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан федераль университеты һәм «Академия навыков» мәктәбе. Бу бәйгенең әлеге мәктәп базасында узуы очраклы түгел. Иң беренче, әйтергә кирәк, бу мәктәп – бик тә заманча, бүгенге көнне узып эшләүче, укучыларга нейропедагогик якын килүче халыкара шәхси мәктәп. Классларда укучыларның аз булуы һәр баланың индивидуль үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Монда үз эшләренең чын осталары эшли. Барысы да – бик ачыклар, барысы да – яшьләр, эшкә омтылышлары ташып тора. Һәркайсы берничә чит телдә сөйләшә белә, укучыларга да, туган телләре белән беррәттән, берничә чит тел укытыла. Укытучылар, бусаганы атлап керүгә бик җылы каршы алып, тиешле урынга озатып та куялар. Шулар арасында үземне танып торучы яшь кенә укытучы кызның булуын күреп, гаҗәпкә калдым. Баксаң, үзебезнең районның Түбән Сон авылы кызы Диләрә Ситдыйкова икән. «Шушы мәктәптә физик тәрбия дәресләре алып барам», – ди. Бөтен барлыгыннан, эшен, балаларны, эшли торган коллективын яратуы күренеп тора. Әти-әниләрен дә яхшы белгәнгә, горурланып куйдым!
Конференция укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен алты юнәлеш буенча, ә укучылар һәм студентлар өчен ике юнәлештә эшләде. Алар Р.Фәхреддиннең күпкырлы эшчәнлеген төрле юнәлештә ачарга мөмкинлек бирерлек итеп оештырылган иде. Укытучылар һәм тәрбиячеләр әлеге фикер иясенең әдәби мирасын дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә куллану алымнарын күрсәттеләр.  

Пленар өлештә филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов доклад белән чыкты. Шулай ук Фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән хезмәткәре Л.Ф.Бикбулатова, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Р.Р.Зиннәтуллин, Мәгарифне үстерү институтының өлкән фәнни хезмәткәре М.Г.Мозаффарова, Әлмәт районы Кичүчат  авылындагы Р.Фәхреддиннең мемориаль музее директоры Д.Г.Гыймранова, Төркиядән язучы-тәрҗемәче Фатих Котлы, КФУ галимнәре чыгышлары тыңланды. Уфадан Тел, әдәбият, тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты М.Н.Фәрхшатовның да чыгышын телекүпер аша тыңладык.

Бәйге-конференциягә эшләр Россиянең башка субъектларыннан да килгән иде, әлеге авторларның чыгышлары да бик кызыклы булды.

Бик яхшы эшләр дипломнар һәм бүләкләр тапшырылып билгеләп үтелде. Конференцияне югары дәрәҗәдә уздыру өчен мәктәп директоры Марат Биктаһир улы Фәттиев, ул җитәкләгән коллектив зур тырышлык куйды. Килгән кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия дә, мастер-класс та уздырылды.

Әлеге чара бары тик уңай хисләр генә калдырды.


Материал, фото: Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ