Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Шәүкәт Галиев музее ачылды!

Казандагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә бүген Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев музее ачылды.Гимназия белән Шәүкәт Галиев...

Казандагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә бүген Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев музее ачылды.

Гимназия белән Шәүкәт Галиевне нәрсә бәйли соң? Беренчедән, 1960 –1970 елларда биредә халык шагыйренең дүрт баласы – ике улы, ике кызы да укыган. Икенчедән, белем йорты Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә, ягъни биредә әдәбиятка гел зур игътибар бирелә.

– Без гимназиягә шактый ерактан йөреп укыдык, ул чагында Казанда татар мәктәпләре бүтән юк иде, – дип, истәлекләре белән бүлеште Шәүкәт аганың кызы Алсу ханым. – Әти безнең татарча укуыбызны теләде. Ул чагында бу белем йорты 89 нчы татар мәктәбе исемен йөртә иде. Аннан соң инде ул 17 нче татар гимназиясенә әйләнде.
Күпләр ишетеп беләдер дә: Шәүкәт Галиев белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин якын дуслар иде. Роберт абый Шәүкәт аганы остазы дип санады. Баксаң, 17 нче татар гимназиясендә Шәүкәт Галиев музеен булдыру аның теләге булган.

– Без Роберт абыйга биргән вәгъдәбезне үтәдек, ни кызганыч, үзе бу чараны күрә алмады, – дип сүз алды Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе директоры Әлфия Галиева. – Музейны оештыруда зур ярдәм күрсәткән өчен «Апас» якташлык җәмгыятенә, Шәүкәт абыйның балаларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бу юнәлештә эш алып барачакбыз. Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: «Шәүкәт абый!» – дип янып йөри.
Музей заманча итеп эшләнгән: стенадагы портрет, рәсемнәр «сөйләшә» дә. (Һәр стендта куар-кодлар бар, алар ярдәмендә халык шагыйре турында видеоязмалар карарга була.) Стенада Шәүкәт абыйның халык мәкальләренә әйләнгән сүзләре, затлы фотолар эленгән... Мәктәп балалары өчен генә түгел, ата-аналар өчен да файдалы урын бу.
Музей ачу тантанасына язучылар, Казан шәһәр мәгариф идарәсе, Мәскәү районы мәгариф бүлеге, шулай ук «Апас» якташлык җәмгыяте вәкилләре килгән иде. Тагын шагыйрьнең туган ягы – Апастан да якташлары да бар иде. Җылы, бик рәхәт кичә булды ул.
Шулай итеп, халык шагыйренең Казанда беренче музее ачылды. (Шәүкәт Галиевнең төп музее – Апас районы Олы Бакырчы авылында эшли. Һәм Апастагы Туган якны өйрәнү музеенда да халык шагыйренә багышланган аерым зал бар.) Бүгенге кичәдә күңелдә Шәүкәт абыйның сүзләре яңарды: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел...»

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА,


журналист, шагыйрь Ш.Галиевнең авылдашы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ