Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Татар хор музыкасы фестивале үтте

Фестивальдә композитор Лилия Таһированың әсәрләрен башкардылар.

Казан һәм Татарстан иҗат коллективлары Татарстан Республикасы Милли музеенда XXII Татар хор музыкасы фестивалендә чыгыш ясады.

Фестиваль кысаларында Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, хор, камера-инструменталь һәм симфоник музыка, шулай ук балалар өчен мюзикллар һәм җырлар авторы Лилия Таһирова әсәрләре дә яңгырады. Концерт «Тарих бүген языла» дип исемләнгән иде.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Әлфия Җаббарова Лилия Таһировага әлеге фестивальдә катнашырга тәкъдим иткән.

«Хор коллективларына, балаларга бик күп җырлар язасың, әйдә, концерт оештырабыз», – диде Әлфия апа. Мин бик теләп ризалаштым. Эшләү процессында дулкынландым, чөнки бу бик зур эш: син коллективларны бергә туплап, репетицияләр ясарга тиешсең. Ә инде соңгы көндә дулкынлану хисе басылды, тизрәк хезмәтебезнең нәтиҗәсен тамашачыларга күрсәтәсебез килде», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Лилия Таһирова.

Ул үзен иң бәхетле композиторларның берсе дип саный. «Мин иҗат иткән әсәрләр өстәлдә тузан җыеп ятмый, әсәрләрем кешеләргә үсеш кичерергә ярдәм итә. Җырларым ритм, бизәлеш ягыннан катлаулы. Балаларга җырлар өчен кызыклы булсын дип иҗат итәм, чөнки балалар – иң гадел бәя бирүчеләр, аларны алдалап булмый. Әгәр дә без язган әсәрләрне балалар яратмыйча башкара икән, бу аларның йөзләрендә чагылыш таба. Бәхеттән йөзләре балкый икән, бу мизгелдә музыка һәм җырлаучылар берләшә», –  ди Лилия Таһирова.

«Композитор өчен иң мөһиме – иң яхшы әсәрләр иҗат ителә торган жанрны табу. Концертның исеме минем бер әсәремнең исеме белән аталды. Киләчәк буынга безнең мәдәниятне тапшырырга тиешбез, чөнки без барыбыз да – тарихны язучылар. Тарихны ничек язуыбыз үзебездән тора», –  диде ул.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ