Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга археологлар җыела

1–3 апрель көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясендә «Урал-Идел буенда археология фәнен үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары» дигән фәнни чара узачак.

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгы һәм Альфред Хәсән улы Халиковның  95 еллыгы  уңаеннан оештырыла. 
 Чаралар институтның туган көнендә, 1 апрельдә, тантаналы утырыш белән ачылачак, анда РФА вице-президенты, РФА тарих-филология фәннәре бүлеге академик-секретаре, РФА Археология институты директоры Николай Макаров, халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты директоры Эврен Рутбил, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Ватан тарихы» фонды башкарма директоры Руслан Гагкуев һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Фәнни конференциядә Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләр: Үзбәкстан, Кыргызстан, Монголия, Азәрбайҗан, Кытай, Казахстан фәнни мәктәпләрен тәкъдим итүче 300 дән артык әйдәп баручы археолог, тарихчы, этнолог һәм башка фәнни өлкә вәкилләре катнашачак.
 

БЕЛЕШМӘ:
Альфред Халиков 1929 елның 30 маенда ТАССРның Нурлат районы Кизләү авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Хәсән Халиков – чыгышы белән Тәтеш районыннан. Әнисе Газизә Әхмәтова – Казан кызы. Кизләү авылына комсомол оешмасы тарафыннан халыкны агарту программасы буенча җибәрелгән булалар. Гаилә, икенче балалары –  Альфред тугач, Казанга күченә. Альфред Халиков 1947 елда урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1952 елда аны кызыл диплом белән тәмамлый.
1951 елда ук ул СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә урнаша. Анда ул гади фәнни хезмәткәрдән башлап фән докторына һәм профессорга кадәр юл үтә. 1951– 1994 елларда әлеге институтта: директор урынбасары (1962 елдан), археология бүлеге мөдире (1965–1988), баш гыйльми хезмәткәр (1990–1994). Бер үк вакытта Казан университеты профессоры. 500 дән күбрәк фәнни хезмәт, 30 дан артык китап авторы. Археология фәннәре докторы. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. ТАССРның атказанган фән эшлеклесе. ТРның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (вафатыннан соң).

Казанның бер урамы Альфред Халиков исемен йөртә. 2014 елда ачылган Археология институты шулай ук Альфред Халиков хөрмәтенә аталды. Нурлат районы Кизләү мәктәбендә Альфред Халиковка багышланган музей почмагы бар.

Автор фотосы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ