Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлылар татар телен «вируслы» видеороликлар ярдәмендә өйрәнә алачак

Казан мэриясе үзенең рәсми социаль челтәрләрдәге аккаунтларында һәм YouTube видеохостингында татар телен өйрәнүгә багышланган 20 «вируслы» видеоролик эшләтеп җибәрә. Роликлар кафе, поликлиника, аэропо...

Казан мэриясе үзенең рәсми социаль челтәрләрдәге аккаунтларында һәм YouTube видеохостингында татар телен өйрәнүгә багышланган 20 «вируслы» видеоролик эшләтеп җибәрә. Роликлар кафе, поликлиника, аэропорт, театр, билет кассасында, эш бирүчеләр, дуслар, үтеп баручылар, якыннар белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итәчәк. Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.
Бу турыда эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде. Шулай ук Казан мэриясе хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать транспорты өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар телен өйрәнү курслары дәвам итә. Дәресләр махсус эшләнгән методик программа буенча уза. Курсны уңышлы узган тыңлаучылар таныклыклар алачаклар. 
Г.Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, 11  ноябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясендә татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин булачак. Проект Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла.
Моннан тыш, Казанда тарихи-мәдәни аудиогидлы 12 автобус йөри, ул шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә сөйли. Язмаларны 2, 6, 90, 91 нче номерлы маршрутларда (һәр маршрутта 3 әр автобус) тыңларга була, күчмә состав тематик бизәлгән. Пассажирлар микрорайоннар, бистәләр тарихы, атаклы кешеләр, урамнарның исемнәре, уникаль урыннар, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар турында белә ала.

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко



 





 



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ