Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 65 нче мәктәбе илдә иң яхшысы

Казанның 65 нче мәктәбе «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» конкурсында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен иң яхшы махсус шартлар системасы» номинациясендә җиңүче булды. Конкурс финалында...

Казанның 65 нче мәктәбе «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» конкурсында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен иң яхшы махсус шартлар системасы» номинациясендә җиңүче булды. Конкурс финалында җиңү өчен илнең 41 төбәгеннән 60 учреждение көч сынашты. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Россиянең Җәмәгать палатасында узды, дип хәбәр итә Казанның мәгариф идарәсе.
Татарстан башкаласын конкурста Вахитов районының 63 нче  балалар бакчасы һәм Мәскәү районының 65 нче  мәктәбе тәкъдим итте. Учреждениеләр «Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы» һәм «Иң яхшы инклюзив мәктәп» номинацияләрендә лауреат булдылар.
Исегезгә төшерәбез: конкурсның региональ этабы август ахырында тәмамланды, анда катнашу өчен илнең 62 төбәгеннән 226 оешма гариза биргән иде. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты тарафыннан оештырылган «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» Бөтенроссия конкурсы 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 1356 мәгариф оешмасы һәм 28 балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмалары катнашкан.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ