Логотип Магариф уку
Цитата:

Казаныбыз үзәгендә бүген Шигърият бәйрәме гөрләде

Бар җиһанда – бүген Тукай бәйрәме, Тукай рухы. Шулай булмыйча, ди?! Апрель ае – ни әйтсәң дә. Тукай ае бит. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай быел үзенең 136 нчы язын каршылый. Быелгысы аеруча үзгә. Тука...

Бар җиһанда – бүген Тукай бәйрәме, Тукай рухы. Шулай булмыйча, ди?! Апрель ае – ни әйтсәң дә. Тукай ае бит. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай быел үзенең 136 нчы язын каршылый. Быелгысы аеруча үзгә. Тукаебызның юбилее ук булмаса да, халкыбызның рухи дөньясындагы үзенчәлекле вакыйгалар хозурында уза ул. Бердән, быел Идел Болгарстанында ислам дине рәсми төстә кабул ителүенә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез, икенчедән, Тукаебызның быелгы туган көне изге Рамазан аена, аның әле Кадер кичәсе алдына туры килде. Шуңамы бәйрәм чараларына өмет аеруча зурдан иде.

Бәйрәм рухы тудырырга ашыккандай, апрель кояшы да бүген җылы нурларын мулдан сипте. Чып-чын татар бәйрәме гөрләде Казаныбызда. Башта Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узган тантаналы кичәдән соң Тукаебыз шәхесенә, иҗатына ихлас гашыйк, аның рухы алдында түбәнчелек баш июне гражданлык бурычы санаган һәркем мәркәзебездәге Габдулла Тукай һәйкәле янында көндезге сәгать бердә башланасы Шигърият бәйрәменә җыелды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреатларын игълан иткәч, быелгы бердәнбер Тукай телле лауреат – Ркаил Зәйдулла бәяләгәнчә, татар әдәбиятында “үзе ура, үзе суга, үзе төяп җибәрә ала торган Ләбиб Лерон шигъри сәламен җиткерде. Аннан инде шигъри сабантуй дилбегәсе аксакал шагыйребез Рәдиф Гаташ кулына күчте. Шигърият бәйрәменең быел инде үз тарихында 58 нче тапкыр үздырылуы иде.
 



Тик нигәдер, шәхсән үземә ул елдан-ел сыеклана, төссезләнә барган төсле. Шигърият бәйрәме барганда хакимият түрәләреннән ник берсе Тукай һәйкәле пьедесталы тирәсендә күренсен. Шигъри җанлы милләттәшләремнән читләшүләреме бу? Шуңамы мәйданга җыелган халык та элекке еллардагыча мәйдан тутырырдай булмады, халыкчан милли моңнар да ишетелер-ишетелмәс яңгырады кебек. Ярый әле, күңелендә ташкындай ургыган уй-хисләрен эзоп теле белән булса да шигъри калыпка салып җиткерә алучы Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Мөхәммәт Мирза, Газинур Морат, Шәмсия Җиһангировадай трибун шагыйрьләрбез бар. Уйландырырдай, сабак бирердәй, Тукайдай тугры сүз көченә ия шул һәркайсы.
Тукаебызга багышланган чаралар эстафетасын иртәгә сөекле шагыйребезнең туган төбәге – Арча үз кулына алачак. Шигърият сөючеләр, Тукай төбәгенә рәхим итегез!
               Таһир САБИРҖАНОВ

Ирек НИГЪМӘТИ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ