КФУ мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» исемле фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра
Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» исемле фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра. Конкурста 4–11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Проект Тамбов өлкәсе «Электроприбор» заводы ярдәме белән гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.
Әлеге конкурс Н. И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясенең (халыкара ) дәвамы булып тора. Аның төп максаты — укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяту.
Катнашучылар үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итәчәк, аналитик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен камилләштерәчәк, шулай ук заманча фәнни эш ысуллары белән танышачак.
Конкурс берничә этапта узачак. Сайлап алу этабы 12 гыйнвардан 9 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Йомгаклау этабы 27–29 мартка планлаштырылган: финалга чыккан укучылар үз проектларын КФУ мәйданчыгында яклаячак.
Конкурс җиңүчеләренә 2026/2027 уку елында КФУга укырга кергәндә өстәмә 10 балл, ә призерларга 8 балл исәпләнәчәк.
Конкурс кысаларында укытучылар өчен түгәрәк өстәл дә узачак. Ул 28 мартта үткәреләчәк һәм сәләтле укучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләренә, шулай ук әлеге өлкәдәге заманча инновацион практикаларга һәм технологияләргә багышланачак. Катнашучылар һөнәри тәҗрибә белән уртаклаша һәм талантлы балалар белән эшләүнең актуаль алымнары турында фикер алышачак.
Автор фотосы





Комментарийлар