13 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Яңа ел каникуллары тәмамланды
Министрлар Кабинетында узган брифингта яңа ел каникуллары вакытында республикада уздырылган массакүләм һәм мәдәният чараларга нәтиҗәләр ясалды.
-
Айдар Сәлимгәрәев Россия матбугаты көне белән котлады
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Россия матбугаты көне белән котлады.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады
Бүген, 13 гыйнвар, Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бәйрәм белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
-
КФУ мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» исемле фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра
Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» исемле фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра. Конкурста 4–11 сыйныф укучылары катнаша ала. Проект Тамбов өлкәсе «Электроприбор» заводы ярдәме белән гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.




