Кытайда КФУ филиалы ачылырга мөмкин
Ел башы Казан федераль университеты өчен Кытайда узган мөһим эшлекле сөйләшүләр белән башланды. КФУ ректоры Ленар Сафин эш сәфәре кысаларында Дунфан шәһәре вәкилләре белән очрашты, шул исәптән Кытай Коммунистик партиясенең муниципаль комитеты секретаре Ли Айхуа әфәнде белән сөйләшүләр үткәрде.
Сөйләшүләр 2025 елның августында имзаланган үзара аңлашу меморандумының дәвамы булды. Хәзер исә килешүләрне гамәли проектларга әйләндерү мәсьәләсе күтәрелә.
Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, Кытай белән хезмәттәшлек КФУ һәм Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.
Ли Айхуа әфәнде исә Казан университетын дөньякүләм танылган, бай тарихлы һәм көчле академик потенциалга ия югары уку йорты дип атады. Ул логистика, нефть химиясе, икътисад, лингвистика, программалы инженерия кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Иң әһәмиятле тәкъдимнәрнең берсе — Хайнань провинциясендә КФУ филиалын ачу идеясе булды.
Ректор әлеге тәкъдимгә кызыксыну белән карады һәм КФУның Үзбәкстанда, Мисырда чит ил филиаллары ачу тәҗрибәсе барлыгын искәртте. Шул ук вакытта, проектны гамәлгә ашыру өчен оештыру, финанс һәм хокукый мәсьәләләрне җентекләп эшләү кирәклеген ассызыклады.
Бүген КФУ Кытайның 70тән артык вузы һәм фәнни үзәге белән хезмәттәшлек итә, университетта якынча 2 мең Кытай студенты укый. Кытайда филиал ачу — әлеге стратегик юнәлешнең логик дәвамы.
Гүзәл Закирова фотосы





Комментарийлар