Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда V Казан халыкара лингвистик саммиты

16-31 октябрь көннәрендә Казан федераль университеты V Казан халыкара лингвистик саммиты үткәрә. Быелгы чара университетның 220 еллыгына багышлана.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, узган ел лингвистик саммитка 20 илдән (Алжир, Мисыр, Грузия, Египет, Кытай, Колумбия, Һиндстан, Франция, Испания, Хорватия һ.б.) 2000 гә якын кеше катнашкан. 

 

– Безнең күзәтүләр буенча быел тагын да күбрәк булачак. Инде 580 кеше теркәлгән. Саммитның программасы бик тыгыз килеп чыкты, көндәлек чыгышлар һәм фәнни проблемалар буенча фикер алышулар планлаштырыла. Безне әлеге чарага Татарстан һәм Россиянең эре шәһәрләреннән генә түгел, ә башка илләрдән дә галимнәр кызыксыну белдерүе сөендерә, - дип сөйләде ул.

16-18 октябрь көннәрендә әлеге саммит кысаларында рус,-новаторлар, төрле укылар ассо татар туган һәм чит тел укытучылары өчен мәгариф системасы җитәкчеләре, әйдәп баручы галим-методистлар, укытучы-новаторлар. Төрле укытучылар ассоциацияләре һәм берләшмәләре катнашында “Тел трендлары һәм методик яңалыклар” лингвометодик фестивале узды. Аның  кысаларында методик остаханәләр, практикумнар, семинарлар, мастер-класслар, методик идеяләр ярминкәләре үтте.

Фестивальнең беренче көне Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, шулай ук Россия Федерациясе рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе белән берлектә оештырылды. Ул рус телен дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнүнең методик проблемаларын, аерым алганда цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, рус теле буенча БДИга әзерлек, Олимпиада хәрәкәте кысаларында сәләтле балалар белән эшләүгә багышланган иде.

Фестивальнең икенче көне Россия инглиз теле укытучыларының Милли ассоциациясе белән берлектә оештырылды һәм биредә чит тел дәресләрендә төрле цифрлы белем бирү контентларын, смарт-технологияләрне, SCRUM технологияләрен, чат-ботларны гайфикацияләүне куллану, укытучының цифрлы методик копилкасын булдыру кебек методик проблемалар буенча сөйләшүләр узды.

Фестивальнең өченче көне Россия мәгариф академиясенең Россия Федерациясе туган телләр һәм мәдәниятләр үзәге белән берлектә оештырылды һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнүнең методик проблемаларын: хәзерге туган тел, барыннан да элек, татар теле дәресен планлаштыру, уен технологияләрен, Qr-кодларны, TED һәм башка инновацион технологияләрне куллану, туган тел дәресләрендә укучыларның сөйләм аһәңлелеген, сөйләм компетенциясен үстерүне карауга багышланган иде.

 

29-31 октябрьдә Саммитның төп чарасы “Хәзерге тел белеме таләпләре һәм юнәлешләре” дип аталган Халыкара фәнни конференциясе узачак. Аның төп юнәлешләре: 

1. Компьютер һәм корпус лингвистикасы;

2. Текст катлаулыгы һәм аны аңлау ысуллары: дисциплинара юнәлеш;

3. Палеорусистика һәм цифрлы гуманитаристика;

4. Когнитив тел белеме;

5. Клиник һәм нейролингвистика, психолингвистика;

6. Традицион тел белеме һәм аның цифрлы үзгәреше;

7. Күп мәдәниятле дөньяда әдәбият, сәнгать һәм тел;

8. Рус теле һәм аны өйрәтү методикасы;

9. Күп мәдәниятле дөньяда татар теле һәм башка төрки телләр;

10. Чит телләргә өйрәтү теориясе һәм методикасы;

11. Белем бирүдә телләр төрлелеге һәм күптеллелек.

 

Конференциядә оффлаайн һәм онлайн форматта катнашып була.

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ