Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУга укырга керүчеләрнең БДИ буенча уртача баллы билгеле булды

Казан федераль университеты студентларының быел БДИ буенча уртача балл - 76,12. Узган ел бу күрсәткеч 74,24 иде. Аерым белгечлекләр буенча БДИнең уртача баллы тагын да югары икән. Мәсәлән:«Лингвистика...

Казан федераль университеты студентларының быел БДИ буенча уртача балл - 76,12. Узган ел бу күрсәткеч 74,24 иде. Аерым белгечлекләр буенча БДИнең уртача баллы тагын да югары икән. Мәсәлән:


«Лингвистика» белгечлегендә - 94


«Юриспруденция»дә - 93,32


«Чит ил филологиясе» - 92,27


«Чит ил төбәк өйрәнү» и «Россия төбәк өйрәнү» белгечлекләрендә - 92 и 91 балл.


Быел КФУга 14 студент имтихансыз кабул ителгән. Алар барысы да мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр яисә призлы урын алучылар. Шулай ук мәктәп укучыларының Россия советы олимпиадаларында җиңүчеләр. Хәбәр итүебезчә, быел КФУ әлеге статустагы студентларга яңа төр стипендия дә булдырды. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ул стипендия 100 мең сум күләмендә һәм бер тапкыр гына түләнәчәк.


150гә якын студент инвалидлар, ятимнәр, шулай ук әти-әнисенең тәрбия-кайгыртуыннан мәхрүм калганнар өчен махсус бирелгән квота буенча укырга кергән.


Максатчан квота яки махсус юллама белән укырга керүчеләр саны 180 кеше.


КФУның көндезге бүлегенә укырга керүчеләр саны төгәл билгеле түгел әле. Иртәгә 8 августта тагын бер фәрман ягъни 2018/2019нчы уку елында укырга кабул ителгән студентлар исемлеге чыгачак.


Читтән торып һәм магистратурага кабул ителүчеләр исемлеген үз эченә алган фәрман 11 августта чыгар дип көтелә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ