Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Әзһәр Шакиров турында фильм тәкъдим ителде

Кичә Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кинорежиссёр Алмаз Нургалиевнең «Җылак» нәфис фильмы тәкъдим ителде.– Әзһәр абый – минем өчен кадерле кеше. Аның белән «Ак чәчәкләр»не төшергә...

Кичә Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кинорежиссёр Алмаз Нургалиевнең «Җылак» нәфис фильмы тәкъдим ителде.
– Әзһәр абый – минем өчен кадерле кеше. Аның белән «Ак чәчәкләр»не төшергәндә дуслашып калдык. Ул миңа күргән саен: «Син режиссер булырга тиеш», – дия иде, – дип сөйләде Алмаз Нургалиев фильм башланыр алдыннан.
«Җылак» фильмының төп герое – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Фильм аның язмышына багышланган. «Кеше фәкать үләр алдыннан гына нәрсә эшләргә кирәген аңлап үлә. Бик каты авырып, үләм икән, дип яткан чагында, әгәр исән калсам, үзем турында үзем сөйләп калдырам әле, дип сүз биргән идем. Күпме гомер узды... һаман тотынганым булмады. Ниһаять, керештем әле...» – дип башлап җибәрде фильмны үзе танылган артист.
Фильмда Әзһәр Шакиров биографиясеннән берничә әһәмиятле вакыйга сурәтләнә. Әзһәрнең кечкенә чагы, авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән укырга Казанга китүләре, Әзһәрнең әнисен соңгы юлга озатырга кайтуы, Әзһәрнең Азнакайга кайтып әтисен табибларга йөртүе, соңгы юлга озатырга кайта алмавы ... Ә иң ахырдан Әзһәр Шакировның милләт турында уйлары тасвирлана.
Фильмда чын Әзһәр Шакировтан тыш өч Әзһәр бар: нәни Әзһәр – Әтнә театры артистлары Алинә һәм Дамир Сидеевларның улы Галиәсгар Сидеев, яшь Әзһәр – Туймазы театрының яшь артисты Илназ Гаффанов, урта яшьләрдәге Әзһәр – «Нур» театры артисты Айнур Баянов.
Яраткан артисты турындагы фильмны тамашачы бик яратып кабул итте дияр идем. Фильм тәмамланганда, залда күзләре яшьләнгән кешеләр дә күренде. Иң мөһиме, Әзһәр ага  күңел түрендә йөрткән уйларын тамашачысына сөйләп калдыра алды һәм үзе исән чагында үзе турындагы фильм белән кинематография тарихына кереп калды.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ