Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хатын-кызлар эшкуарлыгы белем бирү программасы старт ала

Казанда «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» бушлай белем бирү программасы старт ала, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Ул 17 нче октябрьдә башланачак һәм ай ярым дәвам итәчәк. Укуларга онлайн да, ш...

Казанда «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» бушлай белем бирү программасы старт ала, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Ул 17 нче октябрьдә башланачак һәм ай ярым дәвам итәчәк. Укуларга онлайн да, шулай ук офлайн да кушылырга мөмкин.
Проектта катнашучылар бизнесны алга этәрүнең актуаль ысулларын беләчәкләр, шулай ук спикерлар ничек үз эшеңне ачу һәм булганнарын үстереп җибәрү турында сөйләячәкләр. Экспертлар бизнес-процессларны анализларга һәм үз продуктының кыйммәтен билгеләргә өйрәтәчәк. Уку ахырында жюри бәяләячәк бизнес-проектларны яклау узачак.
Катнашуга гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.
Узган ел республикадан меңнән артык хатын-кыз катнашкан, шуларның 300 е сайлап алу этабын узган һәм 250 се курсны уңышлы тәмамлаган.
Проект «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән тормышка ашырыла.

Фәния Лотфуллина


Фото: Марат Мөгыйнов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ