Логотип Магариф уку
Цитата:

Хикмәтле төш юл күрсәтте

Рифкат абый Гыймалтдиновны кемдер кило ярымлы помидорлар үстерүче   маһир бакчачы, кемдер үзенең җир кишәрлегеннән алган уңышының саллы гына бер өлешен юмарт бүлешүче иганәче дип белә. Елның...

Рифкат абый Гыймалтдиновны кемдер кило ярымлы помидорлар үстерүче   маһир бакчачы, кемдер үзенең җир кишәрлегеннән алган уңышының саллы гына бер өлешен юмарт бүлешүче иганәче дип белә. Елның-елында картлар йортына күчтәнәч итеп илтәсе тартмаларга кыярын, помидорын, суганын, бәрәңгесен мулдан тутырырга тырыша ул... Иртә яздан Казан урамнарына утыртыр өчен меңләгән чәчәк үсентесе үстереп бирүче дә ул үзе. Юкка гына исеме хәйриячеләр китабына кертелмәгән дә, Минтимер Шәймиев кулыннан махсус бүләк алмаган бит инде ул. Әлбәттә,  моны бүләк өчен дип түгел, ә ихластан, әзме-күпме мохтаҗларга ярдәм булсын, кешеләргә яхшылык кылыйм дип эшләве аның.
Башыңа төшсә, башмакчы булырсың
Сүз иярә сүз чыгып,  һич уйламаганда  тагын бер ягы – халык медицинасы белән ныклап торып кызыксынуы ачылды  Рифкат аганың. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, диләр. Җелегенә төшкән псориаз Рифкат аганы халык дәвалары белән кызыксынырга мәҗбүр иткән. Авыру  кемнең кем булуын тикшереп тормый шул инде – Джон Рокфеллер, Генри Форд,   Бенджамин Франклин, Иосиф Сталин кебек шәхесләрнең дә әлеге зәхмәттән интегүе мәгълүм. Рим императоры Луций Корнелий да шул исемлектә. Ул зәхмәткә  «император авыруы» дигән исем тагылуы менә шул шәхесләргә бәйле булса гаҗәп түгел. Күп кенә табибларның «дәвалап була торган авыру түгел» дип тәкрарлауларына карамастан,  аннан котылу чарасы бар икән бит, дип  моны үз мисалында дәлилли Рифкат Гыймалтдинов. Белеме буенча кем соң ул, азмы-күпме медицина белән алыш-биреше бармы дисездер инде. Юк медицинага якын кеше түгел – заманында  пединститутның физика-математика бүлеген тәмамлаган. Әлеге дә баягы шушы авыру белән «танышлыгы» 1977–1978 еллардан бирле икән. Тәненең 30–40 проценты зарарлануына түзәр хәле калмагач, нинди генә экспериментлар ясап карамаган ул шулвакыт  эчендә. Әмма ни кызганыч, канлы үләннең дә (чистотел) файдасын тапмый, аптекадагы сылана торган дарулар да әллә ни куандырмый аны. Шулай да    көннәрдән бер көнне, телевизор  караганда, колак очы белән генә Испаниядә җитештерелгән сылана торган бер дару барлыгын ишетеп кала һәм, бәясе белән чутлашып тормый гына, 10–15 савыт шуны юнәлтә.   Тәне тулысынча чистармаса да,  тынычлык таба ул аннан. Әмма сөенергә иртәрәк була шул әле. Төзәлүгә китте дип  сөенеп йөргәндә, чире элеккесеннән дә яманрак булып баш калкыта.

– 2017 елда, гаиләм белән Испаниядә  булганда, мин, әлеге   дару белән кызыксынып, аптекага керәсе иттем.  Бу дару бездә 10 еллап кулланышта юк инде, җитештерелми, диделәр. Шуны ишетүгә үк куллануны туктаттым. Анда җитештермиләр, монда саталар булып чыкты.  Диңгезнең дә файдасын күрмичә кайткач, тире авыруларын дәвалый торган сырхауханәгә ятарга булдым. Анда дәваланганда, бу авыру аркасында күпне күргән кеше буларак, практика үтәргә килгән студентлар алдында аның ничек үтүе турында берничә тапкыр сөйләргә туры килде. «Грекчадан тәрҗемә иткәндә, «кычыну» дигәнне аңлата псориаз. Башта бетчә кебек кенә була да аннан зураеп, бляшкага әверелә. Гадәттә, организмда тире күзәнәкләре барлыкка килә, үлә бара – кеше аны үзе сизми дә. Сәламәт кешеләрдә тире күзәнәкләре 30 көнгә бер тапкыр яңарса,   псориаз белән авыручыларда ул 7 көн саен  күзгә күренеп калка. Ягъни 4–5 тапкыр тизрәк дигән сүз. Җитмәсә,  кычытуына түзеп булмый. Бигрәк тә төнлә йоклаганда, кул үзеннән-үзе шул кычыткан урынга үрелә, һәм, үзең дә сизмәстән, җәрәхәт ясаганыңны белми дә каласың. Ул шуны гына көткәндәй тагын азып китә –   зурая, бөтен тән тиресе буенча тарала. Шуңа күрә дә   тәндә бернинди җәрәхәт булырга тиеш түгел. Бу яклап хәйләсен таптым шикелле –  яңа туган балаларныкы сыман «бияләйле» – җиң очлары тегеп куелган  озын җиңле  футболка киеп йоклыйм.  Юынганда, гель  белән генә юынасың, каты мунчалалар куллану шулай ук синең файдага түгел», – дип, бөтен белгәннәремне, баштан үткәннәрне сөйләдем студентларга.  Кем белә, бәлкем, берәрсе шул авыруны тикшереп, сәбәбен табар. Тик үзем сырхауханәдә 20 көнләп  ятып чыксам да, бер үзгәреш тә булмады, – ди ул, көрсенеп.
Әмма шулай да нинди дә булса  дәва табуына  өметен өзми әле ул. Ятса, торса уеннан китмәгәнгәме, көннәрдән бер көнне хикмәтле төш күреп уяна. Авырудан котылу   чарасы әллә ни кыен да түгел  икән: үлән белән майны кушып сөртәсе генә. Үләнен дә «күрсәтәләр».  
Ниятенә кергәч, үләне дә табыла. Күп итеп җыеп җиләс, караңгы  урында киптергәннән соң, кофе тегермәнендә онын чыгара. Сентябрь айлары була ул. Табигый солидол табып, күпмешәрдән кушарга икәнен чамалый да, ни булса ул дип, тәҗрибәләрен дәвам итәргә була.
– Бөтенесен бергә кушып нык кына болгаткач, каймак кебек масса барлыкка килде. 21 көн тотканнан соң, ноябрь уртасында  куллана башладым. Атна ун көн эчендә тәнгә таралган  авыруым бетә башлады. Яңа елга кергәндә, мин инде үз күзләремә үзем ышанмаслык булдым. Нәрсәсе сөендерә: шул ноябрьдән  бирле тыныч йоклыйм.  Дөрес, монда  режим саклавың да, туклануны җайга салуың да, кигән кие-
меңнең киҗе-мамык тукымадан булуы да мөһим, – дип, сөенечле яңалыклары белән уртаклаша Рифкат Гыймалтдинов.
Таныш-белешнең «чегән почтасы»  әлеге хәбәрне түкми-чәчми башкаларга да  җиткерә. Кукмарадан үзенең моң-зарлары белән озак еллардан бирле шул ук зәхмәттән иза чигүче  программист егет Рафаил килеп җитә. Аларның ишеген уңайсызланып кына шакыганда, 22 яшьлек Әмирнең дә тән тиресенең 50–60 проценты зарарланган була.   «Зинһар, булыш улыма. Бу хәлендә кызлар янына барырга да кыймый бит балам» , – дип ялвара егетнең әнисе Лилия. Казаннан улы Илдар белән килгән Фәүзия ханымның  борчуларын да кешедән сорыйсы түгел. Аның да   41 яшьлек улы ярты гомерен әлеге авыру белән көрәшеп уздыр-
ган икән. Өмет тулы күзләр төбәлсен дә ничек булышмыйсың инде. Аларның һәркайсына: «Салгалый  торган гадәтең булса, миннән ярдәм көтмә, юк икән менә йокларга ятарга 2–3 сәгать кала сөртерсең», –
 дип,   үзе  әзерләгән майдан  өлеш чыгара. 
Биреп җибәрде дә онытты түгел инде. «Үзгәреш барамы? 10 көн эчендә алга китеш булырга тиеш.  Майны сак кына тотарга тырыш. Табигый тукымадан капчык тегеп, аны шуңа сал да шуның белән җай гына  сөртеп чык. Шул, май канаты кебек,  кирәгенчә генә сылар», – дия-дия, атна саен хәлләрен белеп тора ул аларның.
Яхшы хәбәрне ишетүе үк күңелле шул: «Безнең хәлләр отлично, Рифкат абый! Нәтиҗә күзгә күренеп тора», – диюләре күңеленә сары май булып ята  аның. 
Әле үзем дә телефон аша аларның бер-икесе белән элемтәгә кердем. 
–Күз тияр дип әйтергә дә куркам, бик табам файдасын, – ди Кукмарада яшәүче Равил. – Ул чир бит шундый начар нәрсә, аның көенә тору бик кыен. Инде бу майга тәмам  ияләнеп, аны сизми  башламаса гына ярар иде, дип шикләнәм...
Аларның хәлен бик аңлый Рифкат ага, чөнки  үзе  дә дәва эзләп кайларда гына   булмаган. Диңгез суының файдасы бар дип,  5–6 тапкыр Төркиядә дә  булган. «Йогышлы авыру булмаса да, тәнең чиста булмагач, барыбер сиңа шикләнеп, чирканып карыйлар. Йокмасын тагын дип   читләшәләр, ераграк торырга тырышалар. Кычкырып әйтмәсәләр дә, ул аңлашыла, – ди  Рифкат ага. – Ходайның рәхмәте,  дәва аяк астында гына булган икән бит. Алла кушса, ул үләнне июнь аенда җыя башларга исәп. Инде курыкмыйча әйтә алам: кычыну 99 процентка кими. Зарарланган тән тиресенең  80–90 проценты чистарып кала, җәрәхәт бетә. Серне әлегә ачмыйм, ни өчен дигәндә, аны үземдә сыныйм, пропорцияләр, катнашмалар белән экспериментлар ясыйм. Баш тиресенә-чәчкә май сөртү уңайсызрак, шуңа күрә аның өчен төнәтмә булдырдым. Бусын кара шешәдә 21 көн төнәтәсе була, андагы үлән спирт белән кушылсын өчен, көнгә 4 тапкыр болгатып торам.   Нәтиҗәсе шулай ук сөендерә...»
Бүген инде һай шушы катнашманы күпләп җитештереп, тагын да күбрәк кешегә ярдәм итәсе иде, дип хыяллана  күңеле гел яхшылыкта булган  Рифкат  ага. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, шуңа күрә дә табигать биргән шифадан сезонында файдаланып калу мөһим, әлбәттә. Табиблар фитотерапия мөмкинлекләренә,  күрсәткече түбән, дип җитди карамаса да, Әбүгалисинадан (980–1037) ук килгән тыйб гыйлеменең әлегәчә өзелгәне юк. 
Гөлназ ГАТИАТУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ