Хокук бозулар кимегән
Татарстанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимегән. Әйтик, җәмәгать урыннарында хокук бозулар 271 очрактан 218гә кадәр (50 очракка кимрәк), ә исерек килеш кылган җинаятьләрнең...
Татарстанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимегән. Әйтик, җәмәгать урыннарында хокук бозулар 271 очрактан 218гә кадәр (50 очракка кимрәк), ә исерек килеш кылган җинаятьләрнең саны 66дан 49га кадәр кимегән. Бу хакта безгә ТР Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итте.
Агымдагы елның сигез аенда 500гә якын җинаять кылынган, аларның күбесе – кеше милкен урлау белән бәйле.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре хокук бозуларны кисәтү максатыннан андый затларны махсус терки. Әйтик, 2300дән артык ата-ана уз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән, 2200дән артык бала тәртипсезлек кылган өчен исәпкә алынган.

Алмаз ГАБДУЛЛАҖАНОВ
Комментарийлар