Логотип Магариф уку
Цитата:

Композиторлар берлеге бинасында балалар хоры өчен Татарстан композиторларының ике томлык хор әсәрләре һәм җырлары концерт-презентациясе узды

16 ноябрьдә ТР Композиторлар берлеге бинасында балалар хоры өчен Татарстан композиторларының ике томлык хор әсәрләре һәм җырлары концерт-презентациясе узды.Концерт-презентацияне сәламләү сүзе белән Ка...

16 ноябрьдә ТР Композиторлар берлеге бинасында балалар хоры өчен Татарстан композиторларының ике томлык хор әсәрләре һәм җырлары концерт-презентациясе узды.
Концерт-презентацияне сәламләү сүзе белән Казан консерваториясенең профессоры, ТР ныж атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җәппарова ачып җибәрде. Ул Татарстан композиторларының балалар өчен ижат ителгән басмаларга югары бәя бирде һәм балалар хорының татар музыкасы сәнгатендә бүгенге әһәмиятен турында сөйләп үтте.
Презентациядә Казан шәһәренең 8 хор коллективы катнашты.  Музыка һәм гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм гимназияләре укучыларының, музыка көллиятендә һәм мәдәният институтында белем алучы студентларның чыгышларын тамашачы бик җылы кабул итте.
Концерт-презентациядә композитор Илһам Байтирәк, Екатерина Шатрова, Алсу Сөнгатуллина, Алсу Абдуллина, Рөстәм Зарипов, Фәридә Шәрифуллина, Виталий Харисов, Елена Анисимованың музыкаль әсәрләре яңгырады.
Хор кичәсе ТР атказанган сәнгать эшлеклесе,  баш мөхәррир, басмаларны төзүче, композитор һәм дирижер Рөстәм Зарипов чыгышы белән төгәлләнде.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ