Кош теле, чәк-чәк, әлбә пешерә беләсезме?
Бүген 24 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Татар халык ашлары пешерү» остаханәcе (мастер-класс) уздырды. Чарада Россия...
Бүген 24 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Татар халык ашлары пешерү» остаханәcе (мастер-класс) уздырды. Чарада Россия Федерациясе төбәкләреннән, Татарстан Республикасы районнарыннан хатын-кызлар оешмалары вәкилләре катнашты. Остаханәләрдә кош теле, өчпочмак, чәк-чәк, пәрәмәч пешерү серләренә өйрәттеләр. Иртәгә кунакларны Әтнә районында каршы алалар. Монда гөбәдия, үпкә-бавыр пәрәмәче пешерү буенча, шулай ук әлбә һәм пәхләвә пешерү буенча остаханәләр оештырылачак.
Комментарийлар