«Күңел кыллары» – Ильяс Камал концерты
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, композитор Ильяс Камалның «Күңел кыллары» дигән үзенчәлекле концерты булып узды.
Дөнья классикасы белән беррәттән татар композиторларының да күләмле әсәрләре яңгырады. Кичәнең төп герое –борынгы төрки уен коралы кылкубыз булды. Программада шулай ук, Ильяс җитәкләгән театр оркестрына кушылып төрки халык уен коралларының да аһәңнәрен дә ишетергә насыйп булды.
Оркестр белән Ильяс Камал һәм Казахстаннан килгән Олжас Мейрманов җитәкчелек итте. Концертта композиторның дуслары, шәкертләре дә чыгыш ясады; Арслан Сәйфи, Динә Закирова, Зилә Гайнуллина, Дайсан Картанов, Кайгал Куулар чыгышларын тамашачы зур алкышларга күмде.
Оркестрга кушылып скрипка, виолончель, морин-хуур, игил һәм академик кылкубыз аһәңңәре чит ил классик әсәрләренең яңгырашына аерым хиссият өстәде. Сәнгать бәйрәменә Ильясның остазлары, коллегалары, танылган композиторлар да килгән иде.
Ильяс Камалов – татар музыкасы сәнгатендә иң актив иҗат итүче талантлы композиторларның берсе. Аның төрле жанрлардагы әсәрләрен төрле мәйданнарда ишетергә мөмкин. “Беренче музыкаль әсәремне язарга шагыйрь Роберт Миңнуллинның балалар өчен язган шигыре этәргеч бирде, – дигән иде ул бер әңгәмәсендә. – Әлбәттә, җитди әсәр килеп чыкмады... Гомумән, мин үземне музыка училищеcына укырга кергәч кенә композитор итеп тоя башладым. Остазым Лариса Маслова консерватория профессоры Борис Трубин белән таныштырды. Берничә музыка һәм эшкәртмәләремне профессорга күрсәттем. Менә шул вакытта Трубин һич шикләнмичә миңа Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең ике факультетына берьюлы укырга керергә кирәклеген әйтте. Шулай итеп, виолончель һәм композиция бүлекләрендә музыкаль белем алдым”.
Ильяс Камал Казан консерваториясендә берьюлы ике факультетта белем алган. Композитор, музыкант, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камал «Күңел кыллары» концертында төрле милләт көйләрен һәм иҗатташ дусларының әсәрләрен яңгыратуы белән дә аерым игътибарга лаек. Концертта аның өр-яңа әсәрләренең премьерасын да ишетү бәхетенә ирештек.
Автор фотолары





Комментарийлар