Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырлайда Ат көне узачак

9 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм — Ат көне узачак.Бу көнне ат-спорт ярышлары оештырыла. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.Ат чабышларының хәзерге фор...

9 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм — Ат көне узачак.
Бу көнне ат-спорт ярышлары оештырыла. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.
Ат чабышларының хәзерге форматы халыкара статус алган, 40, 80, 100 һәм 120 километр арага йөгерүдә Татарстан спортчылары гына түгел, Россиянең башка төбәкләре дә катнаша. Чара кысаларында чиста, ярым һәм җирле токымлы атлар катнашында бәйгеләр, ат дагалау буенча мастер-класс, шулай ук «Аударыш» уены оештырылачак.
Шулай ук Ат-спорт мәктәбе, кинологларның, кыйммәтле призлар белән лотерея уеннары, төрле конкурслар, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә Арча районының мәдәният бүлеге.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ