Логотип Магариф уку
Цитата:

Кышкы вакыт кертелә(ме?)

Берара шактый еллар җәйге һәм кышкы вакытларда да яшәп карадык. Хәтта берәр ел Казан вакыты да булып алды. Хәзер инде Россия Президенты булып Дмитрий Медведев торган вакыттан алып кышкы чорда да җәйге...

Берара шактый еллар җәйге һәм кышкы вакытларда да яшәп карадык. Хәтта берәр ел Казан вакыты да булып алды. Хәзер инде Россия Президенты булып Дмитрий Медведев торган вакыттан алып кышкы чорда да җәйге вакыт белән яшәп яткан булабыз. Ияләште, ахры, халык. Тавыш-гауга чыгарган кеше юк. Алайга китсә, әле Актаныш төбәгенә терәлеп үк торган Башкортстан халкы көн дә безгә караганда ике сәгатькә алданрак «аяк киенә» бит.
Халык ризасызлык белдермәсә дә, депутатларны бу мәсьәлә борчуга салган бит әле. Әйтик, Россия Дәүләт Думасында «кышкы мәктәп вакыты»н кертергә тәкъдим иткәннәр. Депутат Алексей Нечаев идеясенең асылы шуннан гыйбарәт: мәктәпләрдә кышкы чорда дәресләрне бер сәгатькә соңрак башлауда. Хәзер мәктәпләрдә дәресләр я иртәнге сәгать 8 дә яисә ярты сәгатькә соңрак – 9 нчы яртыда башлана. Балага йокыдан уянып әзерләнер өчен кимендә бер сәгать вакыт кирәк, ә урамда караңгы һәм салкын. Күп укучылар йокыларыннан уяна алмый, һәм нәтиҗәдә алар дәресләрдә мәгълүматны начар кабул итә, дигән фикердә әлеге депутат. Аның бу тәкъдиме инде хөкүмәт каравына җибәрелгән. Тик менә тиз генә уңай хәл итә алынырмы? Анысын инде вакыт күрсәтер.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ