Кытай һәм Россия спортчылары Казанда өстәл теннисы турнирында очрашачак
15 ноябрь көнне Казанда Кытай һәм Россия профессиональ уенчылары, шулай ук ике илнең рәсми затлары арасында өстәл теннисы буенча күргәзмә команда турниры узачак. Ярышлар «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы кысаларында уздырыла.
Россия җыелмасы әгъзалары, Кытай теннисчылары, РФ президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков һәм башка танылган катнашучылар Казанда мавыктыргыч уенны күрсәтәчәкләр.
Турнирга теләге булган һәркем килә ала. Ул Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә уза. Адресы: Җәүдәт Фәйзи ур., 2а; башлана 18:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитетында.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар