Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кызыл төлке» V Ачык милли татар сәнгате республика бәйгесе-фестивале игълан ителде

Татар милли сәнгатен үстерү һәм пропагандалау максатыннан үткәрелүче «Кызыл төлке» V Ачык милли татар сәнгате республика конкурсы - фестивале игълан ителде.Бәйгенең максаты –  үсеп килүче бу...

Татар милли сәнгатен үстерү һәм пропагандалау максатыннан үткәрелүче «Кызыл төлке» V Ачык милли татар сәнгате республика конкурсы - фестивале игълан ителде.
Бәйгенең максаты –  үсеп килүче буынга халык иҗаты ярдәмендә әхлакый-эстетик тәрбия бирү, Татарстан милли мәдәнияте традицияләрен саклау, Татарстан иҗат коллективлары арасында милләтара багланышларны киңәйтү, иң яхшы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, дәүләт, коммерция һәм иҗтимагый структуралар ягыннан балалар иҗаты проблемаларына, шулай ук алдынгы мәдәният эшлеклеләрен, дәүләт институтларын һәм уку йортлары игътибарын талантлы башкаручыларга җәлеп итү, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.  
Фестиваль-конкурс «Хор белән җырлау», «Вокал» (соло, ансамбль), «Хореография» (соло, ансамбль) «Нәфис сүз», «Конферанс», «Декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать һөнәрләре», «Рәсем сәнгате», «Уен коралларында уйнау» номинацияләре буенча үткәрелә. 
Бәйгедә 4 яшьтән башлап катнашырга мөмкин.  

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ