Логотип Магариф уку
Цитата:

Ландыш Фәйзуллина: «Иң шәп ял табигать кочагында»

Ял итүнең дә хикмәте бар...

Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе.  Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә,  кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый.

Көндәлек ялдан тыш, озакка сузылган ял яки каникул – кешегә көч һәм энергия җыю өчен менә дигән мөмкинлек. Җәйге каникул юкка гына уйлап чыгарылмаган, ул баланың көздән башланачак (киләсе) уку елына яңа көч туплап керә алуы өчен кирәк. Ял итми икән, укучының яңа мәгълүматны үзләштерүе өчен ресурслары булмаячак. Ә мөгаллимнәребез  җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик.

Ландыш Фәйзуллина, Бөгелмә районы, Татар Димескәе төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы:

Иң шәп ял, минемчә, табигать кочагында. Табигать кешегә көч бирә, кәефне күтәрергә сәләтле. Шәхсән без шашлык, аш пешереп елга буенда яки кырда ял итәргә яратабыз.  Юкны бар итеп, урманга барып, чәчәк җыеп, матурлыкка сокланып кайту да миңа таулар күчерерлек энергия бирә.  Озын ял вакытында ераграк җирләргә сәяхәт итеп кайтуны да хуп күрәм. 1014 көнгә авылдан китеп, дөнья гизеп кайту шулай ук тормышны  яңа төсләр белән баетырга мөмкинлек бирә. Татарстан, Россия буенча гына түгел, чит мәмләкәтләргә дә барабыз. Традиция буенча мондый сәфәрләрне алдан ук планлаштырып куябыз.

Авыл җирендә яшәгәч, җәйге айлар күбесенчә бакчабызда уза. Быел әле кишәрлегебездә яңа төрле җимешләр утырттык. Шуларны  үстерәбез, мул итеп җимеш биргәннәрен күзәтү үзе генә ни тора?! Бакчабызда чәчәкләр күп. Һәрберсе матур итеп чәчәк ата. Менә болар барысы да рухны ныгыта, күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек өсти.

 

Фото Ландыш Фәйзуллинаның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ