«Лига Форум» берләштерә: Татарстанда 44 илдән килгән студентлар катнашында халыкара форум узачак
6-22 август көннәрендә Яр Чаллыдагы «Следопыт» лагерендә XII «Лига Форум» студентлар белем бирү форумы узачак. Быел ул өч сменада үтәчәк һәм тәүге тапкыр киң халыкара формат алачак.
– Форум «Следопыт» үзәге базасында өч сменада узачак. Биредә лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән махсус белем бирү программалары әзерләнде. Без проектта катнашучыларның һәркайсын яшьләр сәясәтенең актив өлеше итеп күрәбез, – дип билгеләп үтте Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Форум өч тематик сменаны берләштерә. «Үсеш лигасы» (6-10 август) Татарстан студентлары өчен оештырыла. Катнашучылар лидерлык, карьера үсеше, эмоциональ интеллект буенча белем алачак.
«Көчәю лигасы» (12-16 август) Россия төбәкләреннән килгән студентлар үзидарәсе лидерларын һәм яшь җитәкчеләрне берләштерә. Программа команда белән эшләү, проект эшчәнлеге, остазлык һәм тәҗрибә уртаклашуга багышлана.
«Интеграция лигасы» (18-22 август) форумның халыкара юнәлеше буенча узачак. Татарстан Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов хәбәр иткәнчә, әлеге сменада 44 илдән 344 чит ил студенты катнашачак.
– Бу сменага Вьетнам, Эфиопия, Яңа Зеландия, Индонезия, Шри-Ланка һәм башка илләрдән студентлар киләчәк, – дип ассызыклап үтте ул.
Чит ил студентлары өчен мәдәниятара коммуникация һәм халыкара интеграция юнәлешләре әзерләнгән, ә белем бирү программасының бер өлеше инглиз телендә узачак.
Быел форумның гомуми темасы – «Аңлый. Сайлый. Үзен күрсәтә». Оештыручылар фикеренчә, ул студентларга үз потенциалын ачу, лидерлык сыйфатларын үстерү һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудырачак.
Чараның хедлайнеры – җырчы, музыкаль продюсер Мартин.
Быел форум беренче тапкыр киң халыкара форматта узачак.





Комментарийлар