29 июль 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россия Мәгариф министрлыгы Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде
РФ Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2026 елның 1 сентябрендә Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр юллады. Документ мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен әзерләнгән. Анда Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга аерым игътибар бирелә.
-
10-11 сыйныфларда 5 фәннең укыту программалары яңартыла
Киләсе уку елыннан Россия мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары физика, химия, биология, математика һәм информатика фәннәрен яңартылган белем бирү программалары буенча өйрәнә башлаячак. Бу хакта В. С. Леднев исемендәге Укыту эчтәлеге һәм методлары институты җитәкчесе Максим Костенко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Айбагыр» этнолагере 15 еллыгын билгеләп үтә: юбилей сменасы 100 дән артык баланы берләштерде
23 июльдән 9 августка кадәр «Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү лагере базасында керәшен балалары өчен оештырылган «Айбагыр» этносменасы уза. Быел ул 15 нче тапкыр үткәрелә һәм 10–18 яшьлек 104 баланы берләштерә.
-
«Лига Форум» берләштерә: Татарстанда 44 илдән килгән студентлар катнашында халыкара форум узачак
6-22 август көннәрендә Яр Чаллыдагы «Следопыт» лагерендә XII «Лига Форум» студентлар белем бирү форумы узачак. Быел ул өч сменада үтәчәк һәм тәүге тапкыр киң халыкара формат алачак.




