Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Мәгариф министрлыгы Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде

РФ Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2026 елның 1 сентябрендә Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр юллады. Документ мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен әзерләнгән. Анда Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга аерым игътибар бирелә.

Белем көне тантаналары Россия Федерациясе Дәүләт флагын күтәрү һәм   Дәүләт гимнын башкару белән башланачак. Беренче уку көненең төп темалары – Россия халыклары бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту.

Барлык мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә уку елы традицион рәвештә «Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү» проектының беренче дәресе белән башланачак.

Беренче сыйныф укучылары мөгаллимнәре һәм сыйныфташлары белән танышачак, ә беренче курс студентлары өчен кураторлар белән очрашулар, студент билетларын алу һәм уку мәйданчыклары буенча экскурсияләр үткәреләчәк.

Моннан тыш, белем бирү оешмаларына янгын һәм террорчылыкка каршы иминлек таләпләрен үтәүгә, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирергә кирәклеге билгеләп үтелә.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ