Логотип Магариф уку
Цитата:

Лимон иммунитет өчен файдалы

Салкын тиеп авырганда, табиблар билгеләгән препаратлардан тыш, лимон да кулланыгыз.

“Лимон кабыгында иммунитет өчен файдалы үзлекләр күбрәк икән. Әмма көненә ярты лимоннан да артыгын ашарга кирәкми. ОРВИ билгеләрен җиңеләйтү һәм организмны тонуста тоту өчен шул җитә.

Фарингит яисә ангина булганда, суга лимон сутын кушып эчегез. Тамакны да шуның белән чайката аласыз. Шулай ук бер телем лимон кабыгы белән чәйнәргә була. Аннан соң бер сәгать ашамаска кирәк.

Лимонны имбир, кура җиләге белән куллансагыз, тагын да файдалы. Лимонлы чәйнең дә файдасын тиз күрерсез. Ул организмга вирус белән көрәшергә ярдәм итеп кенә калмый, җылыта да.

Тамак авыртканда, имбир белән кушып ашагыз: 1 чәй калагы имбир «боламыгына» ярты лимон суты һәм 1 чәй калагы бал кушасыз да өстенә ике стакан кайнар су агызасыз. 30 минут төреп тотканнан соң, сөзеп, көн дәвамында аз-азлап эчәсез.

Кура җиләгендә, лимон кебек үк, аскорбин кислотасы бар. Димәк, икесе бергә икеләтә файда китерәләр. Моның өчен лимонлы чәйне кура җиләге кайнатмасы белән генә эчәргә кирәк”, – дип яза “Файдалы киңәшләр”.
 

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ